Татарстан Халыклары Ассамблеясы узган елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясады

Ассамблея җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган елның мөһим вакыйгаларының берсе дип Россия Дәүләт Думасына узган сайлауларны атады. Бу җәмгыятьнең сәламәт булуын, татрстанлыларның ышанычын күрсәтә, дип билгеләп үтте ул. “Иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклау, тынычлык һәм татулыкны тәэмин итү безнең төп бурычыбызны — татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә. Күп еллар эшчәнлек нәҗтиҗәсендә бик үзенчәлекле капитал — ышаныч капиталы, хакимияткә, муниципаль хакимияткә ышану капиталы тупланды. Миңа калса, республикадагы климат та “йомшарды”. Бер-беребезгә ышаныч артты”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан халыклары съезды узуга 10 еллап диярлек вакыт үтте һәм бу вакыт эчендә Татарстанның этно-сәяси өлкәсендә күп нәрсә үзгәрде, дип билгеләп үтте Ассамблея җитәкчесе. Татарстан халыклары съезды 2007 елның 3 ноябрендә оештырылган иде. Әлеге съезд нәтиҗәсендә Татарстанда этно-мәдәни хәрәкәттә үзгәрешләр барлыкка килүен дә әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. “Илнең иминлеге — төрле милләт һәм төрле конфессия вәкилләре арасында мөнәсәбәтләрнең ничек төзелүеннән гыйбарәт. Бу юнәлештә без бик күп нәрсә эшләдек. Алда куелган бурычлар да күп. Татарстанда яшәгән һәр милләт вәкиле үзен чит итеп тоймыйча, милләттәшләрен табып, республиканың тугандаш халыклары мохитенә керүне тәэмин итәргә кирәк”, - диде ул сәламләү чыгышында. Ассамблея Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров хәбәр итүенчә, узган ел Татарстанда миграция теркәвен 250 мең чит ил гражданы узган. Бу 2015 ел белән чагыштырганда, 7 процентка артыграк. Аларның 40 проценты республикага эшләү максатыннан килә. Белем алырга, медицина ярдәме алырга килүчеләр дә шактый. Күпчелеге Татарстанда гаиләләре белән яшәп тә кала, дип хәбәр итте Николай Владимиров. Татарстан Халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, биредә һәр пәнҗешәмбе “Дуслык дәресләре” уза. Әлеге проект Кырым Республикасында яшәүчеләрне дә кызыксындырган һәм анда да шундый дәресләр үткәрелә башлаган. Сүз уңаеннан, “Дуслык дәресе” Федераль дәрәҗәдә танылу табып, аңа лицензия бирелгән. Ирек Шәрипов башкарылган эшләр белән генә таныштырып калмады, кыенлыкларны да атады. Мисал өчен, узган ел Ассамблеяның милли-мәдәни автономияләре 300 дән артык чара үткәргән. Татарстан Халыклары дуслыгы мәйданында 420 чара оештырылган. Милли-мәдәни автономияләр саны арту нәтиҗәсендә, Татарстан Халыклары дуслыгы йортында репетицияләр үткәрү өчен мәйданнар җитмәве, концерт залында җиһазлар искерү сизелә. Бу уңайдан Фәрит Мөхәммәтшин алдагы 2-3 елда республика Халыклары дуслыгы йортын киңәйтү әлегә күздә тотылмавын билгеләп үтте. Чарада Татарстан Халыклары Ассамблеясының яшьләр бүлеге, “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе”, Яр Чаллыдагы Халыклар дуслыгы йорты җитәкчеләре дә хисап тотты. “Эшләнелгән эшләр билгеле әйбәт. Әмма кимчелекләрне дә күрсәтергә, алга барырга, үзеңә читтән карарга кирәк. Татарстан бу юнәлештә Россия күләмендә беренчелеккә ия. Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә без төрле милләт вәкилләрен җыр-биюләргә тарта алдык. Әмма аларны спорт белән шөгыльләнергә дә җәлеп итәргә кирәк. Бездә моның өчен мөмкинлекләр бар”, - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин утырышка.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: