Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында "Өч республиканың кул кысышуы" дигән шигъри концерт узды

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья Поэзия көне уңаеннан «Өч республиканың кул кысышуы» дигән шигъри концерт узды.
Халыклар дуслыгы йортыннан хәбәр итүләренчә, проект беренче тапкыр гамәлгә ашырылган. Чарада Чуашстан, Мари Эл, Татарстаннан егермәдән артык талантлы һәм үзенчәлекле шагыйрь катнашкан.
Оештыручылар проект алга таба да үсеш кичерер һәм ел саен үткәрелә башлар дип өметләнә.
«Тагын ике республика – Удмуртия һәм Мордовия вәкилләре дә әлеге чарада катнашырга теләк белдерде», – ди проектның оештыручысы һәм кураторы, «Диалог» шигъри театрының сәнгать җитәкчесе Ольга Левадная.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев