Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты оештырыла

Әлеге хәбәрне Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты артистлары һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстанның атказанган артисты Марат Кадыйров җитәкчелегендәге эстрада оркестры “Дөнья халыклары музыкасы” дигән уртак концерт программасын тәкъдим итә. Программага ил һәм чит ил композиторлары әсәрләре, халык җырлары кергән, диелә әлеге хәбәрдә. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясен Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” уен кораллары ансамбле, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлова, Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов белән Вадим Захаров һәм Рәфинә Ганиуллина тәкъдим итә. Концерт бүген 14.00 дә башлана.
Татар-информ
Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев