Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында "Дулкыннар" республикакүләм бәйгесенең гала-концерты узачак

«Дулкыннар» республикакүләм бәйгесенең жюри әгъзалары быел Гран-прины "Нәфис сүз" номинациясе буенча бирергә карар иткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина хәбәр итте. Бәйгенең җиңүчеләре һәм Гран-при иясе иртәгә бәйгенең гала концертында игълан ителәчәк. Оештыручылар “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә 2017 елда бәйгегә 1134 гариза керүен, иң күп катнашучыларның "Нәфис сүз" номинациясендә булуын әйтеп узганнар иде. Быелгы бәйгенең Разил Вәлиев иҗатына багышлануын искә алсак, 500дән артык укучыбыз халык шагыйренең шигырьләрен әзерләгән. “Быел безнең бәйгедә балалар бакчаларына йөрүчеләр дә катнаша, - дигән иде Ләйсән Сафина. – Моңарчы алар белән эшләгәнебез булмады, бу - үзебез өчен дә яңалык. Алар "Рәсем" номинациясендә дә, "Нәфис сүз"дә дә бар”. Мәгълүмат өчен, “Дулкыннар” бәйгесе дүрт номинация буенча үткәрелә – вокал, нәфис сүз, оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр, рәсем. Яшь буенча катнашучылар дүрт төркемгә бүленә: кече төркем – 6-9 яшьлекләр, урта яшьтәгеләр төркеме – 10-12 яшь, өлкән төркем – 13-16 яшь, яшьләр төркеме – 16 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр. 15 мартта көн дәвамында бәйгенең республика туры үткәрелеп, дүрт номинация буенча сиксәнләп лауреат билгеләнгән. Гала-концерт 17 мартта Татарстан Халыклар дуслыгы йортында була. Ул 15.00 сәгатьтә башлана. Гала-концертны “Татар-информ” онлайн трансляцияли. Ләйсән Сафина гала-концертта “Дулкыннар”ның алдагы еллардагы лауреатлары – Нәфисә Назарова, Гөлсирин Абдуллина , Артем Пискунов катнашуын әйтте. Рәсем номинациясендә катнашучыларның алтмышлап эшеннән фойеда күргәзмә ясалган. “Дулкыннар” бәйгесе лауреатларын халык шагыйре Разил Вәлиев котлаячак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев