Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан халыклар дуслыгы йортында "Чит ил студентлары көне" фестиваленең сайлап алу туры узачак

26 ноябрь көнне Татарстан халыклар дуслыгы йортында «Чит ил студентлары көне» республикакүләм студентлар иҗаты фестиваленең сайлап алу туры уза. Яшьләр Ассамблеясе активистлары да әлеге күпмилләтле бәйрәмнең катнашучылары булачак. Бу хакта Татарстан халыклар дуслыгы йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль вокал (эстрада, фольклор, академик), бию (эстрада, фольклор, классик, фристайл), театр (Эстрада миниатюралары студентлар театры, нәфис сүз), оригиналь жанр (синхробуффонада, цирк, пантомима, утлар театры), музыка (уен коралларында соло-башкару, уен кораллары ансамбле, вокал-уен кораллары ансамбле, бит-бокс) юнәлешләре һәм номинацияләре буенча уза.
Иң талантлылар 13 декабрь «Уникс»та узачак «Чит ил студенты көне» фестиваленең төп кунаклары булачаклар. Номинацияләрдә җиңүчеләргә оештыручылар истәлекле бүләкләр тапшырачак.
Фестивальне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәдәният һәм диалог үзәге, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, Татарстанның югары профессиональ белем бирү мәгариф оешмалары оештыра.
Фестиваль «2014–2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы, «Россия нациясе бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының милли-мәдәни үсеше (2014-2020 еллар)» федераль максатчан программа кысаларында оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев