Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан халкының 79,7 проценты электрон хезмәтләрдән файдалана

Әлеге мәгълүматны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Иннополиста «RIGF-2017» интернеты белән идарә итү буенча сигезенче Россия форумын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде. «Күптән түгел без Россия Президенты йөкләмәсе буенча уздырылган сораштырудан Дәүләт статистика федераль хезмәте мәгълүматларын алдык. Татарстан - төбәкләр рейтингында  яңадан әйдәп баручылар сафында. Ел дәвамында халыкның 79,7 проценты электрон хезмәтләрдән файдаланучылар булып тора. Бездән соң Ханты-Мансийск – аларда бу сан 71,6 процент», – дип статистика мәгълүматларын китерде Татарстан элемтә министры. Роман Шәйхетдинов Иннополисны мондый төрдәге форумнар үткәрүдә генә түгел, тагын башка илкүләм чараларда да куллану тәкъдимен җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев