Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан халкын "Мәдәният яшел планета өчен" проектында катнашырга чакыралар

Татарстанлыларны халыкара күләмдә узучы “Мәдәният яшел планета өчен” проектында катнашырга чакыралар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйге “Атлантикадан Тын океанга кадәр” дип аталган панъевропа фестиваль-марафоны кысаларында үтә. Аның төп максаты – әйләнә-тирә мөһитне саклау һәм халыкка кулланучылар культурасын аңлату. Шулай ук экологик тәрбия булдыру һәм иҗади мөмкинлекләрне үстерү. Әлеге конкурста һәр теләгән кеше катнаша ала. Бәйгегә сәнгать һәм заманча технологияләр белән ясалган рәсемнәр, фото, видео, чәчмә әсәрләр, сыннар (инсталяция) кабул ителә. Әсәрләрне электрон форматта 1 майга кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: fmarathon@inbox.ru. Җиңүчеләр мактау кәгазъләре һәм истәлекле бүләкләр алачак. Аларның исемнәре һәм фотолары марафонның рәсми сайтында бастырылачак. Шулай ук фестиваль-марафонга багышланучы “Европа клубы” махсус журналында да дөнья күрәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев