Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан халкы төрле дәүләт структураларының эшчәнлеген бәяли алачак

Тиздән республикада Татарстан халкына төрле дәүләт структураларының эшчәнлеген бәяләргә мөмкинлек бирә торган электрон проект  эшли башларга мөмкин. Ул “Халык контроле” системасына охшаш булачак, аның ярдәмендә төбәк хакимияте халык белән кире элемтә урнаштыра алачак. "Халык контроле" системасында җитешмәгән яклар турында мөрәҗәгатьләр кабул иткән булсак, яңа функционал ярдәмендә кешеләр социаль яклау органнары эшчәнлегенә, шулай ук балалар бакчасы, медицина оешмалары һәм мәктәпләр күрсәткән хезмәткә карата бәя бирә алачак. Әлеге проект Татарстан Президентына тәкъдим ителәчәк», – дип хәбәр итте матбугат конференциясендә журналистларга Татарстанның информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Искәртеп үтик, "Халык контроле" системасы 2012 елның апрелендә эшли башлады. 5 ел эшләү дәверендә республика халкыннан 109 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Алар башлыча территорияне төзекләндерү, юлларны карау һәм ремонтлау, торак-коммуналь хезмәтләр мәсьәләсенә кагылган. Кулланучыларның актив катнашы ярдәмендә сервис даими яңартыла һәм эшләнелә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев