"Татарстан гүзәле" Камилла Хөсәенова Шанхайда Россия данын яклаячак

2018 елда “Татарстан гүзәле” һәм “Россия туризмы гүзәле” исеменә ия булган Камила Хөсәенова Miss Global City конкурсында Россия данын яклаячак. Бәйге 17-28 октябрьдә Шанхайда узачак. Бу хакта “Татар-информ” матбугат конференциясендә “Татарстан гүзәле” оешмасы президенты Изольда Сахарова хәбәр итте. Камилла Хөсәенова Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 3 курста укый. Ул спорт менеджеры булачак, нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат. 20 яшьлек кыз сүзләренчә, ул 15 яшендә “Ильдан-Лик” агентлыгында модель карьерасын башлаган, соңрак “Татарстан гүзәле” оешмасына кушылган. 22 июльдә Камилла “Россия туризмы гүзәле 2018” федераль конкурсында таҗ иясе булды. Бу җиңү аңа Кытайга бару мөмкинлеге биргән.
  • 2017 елда Шанхайда Miss Global City бәйгесендә Ульяновскидан 22 яшьлек Талия Айбедуллина җиңгән иде.

Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: