Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан гүзәле Гүзәл Мусина Австриядә Халыкара матурлык бәйгесендә җиңү яулаган

Модель Гүзәл Мусина - Австриядә узган Халыкара матурлык бәйгесе (Miss Culture and Tourism of the World 2018) җиңүчесе, дип хәбәр итә бәйгенең оештыру комитеты. Гүзәл Мусина - “Мисс Казан-2018” һәм “Мисс Бикини Казан-2018” титуллары иясе дә. Бәйгедә шулай ук Татарстанның тагын бер чибәре – Гүзәл Шәйхетдинова да катнашып, “Сөйкемле мисс” титулына ия була. Гүзәл Шәйхетдинова - “Мисс Татарстан-2015” бәйгесе финалына чыккан иде, "International Beauty and Model Russia", "Miss Tourism Queen of the Year International 2016" һәм башка титуллар иясе. Матурлык бәйгесендә 17 илдән 21 кыз катнашкан. Алар арасында Россия, Австрия, Германия, Кытай, Гонконг, Албания һәм башка ил вәкилләре бар. Дүрт бәйге көне дәвамында финалга чыккан кызлар милли кием, коену костюмы, бал һәм кичке күлмәкләрен тәкъдим иткән.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев