Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Германия бизнесына ярдәм итә

Татарстан Германия бизнесы белән элемтәләрне киңәйтү яклы һәм республикага үз технологияләре, капиталы һәм инновацион проектлары белән килгән Германия бизнесына ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиянең Машина төзүчеләре берлеге (VDMA) җитәкчелеге белән очрашуда белдерде. Очрашу әлеге оешманың Франкфурт-на-Майнедагы штаб-фатирында Рөстәм Миңнехановның Германиягә сәфәре барышында уздырылды, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Германиянең Машина төзүчеләре берлеге идарәчесе Тило Бродтман белдергәнчә, Германиядә машина төзү тармагы  алга киткән, әлеге өлкәдән 218 млрд евро күләмендә керем алына, тармакта 1 млн чамасы кеше эшли. Гадәттәгечә, бу өлкәдә 200дән кимрәк кеше хезмәт итә торган кече һәм урта предприятиеләр күпчелекне тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Германиянең машина төзү тармагы вәкилләре белән хезмәттәшлек итү белән бик кызыксына. Хәзерге вакытта Татарстанда 80нән артык немец компаниясе эшчәнлеген алып бара. Республика лидеры сүзләренчә, Татарстан Германия бизнесын үзенең энергетика, нефть химиясе, автомобильләр һәм самолетлар төзү, шулай ук машиналар төзү, IT, агросәнәгать комплексы, инжиниринг, медицина, төзелеш һәм башка өлкәләрдә үзенең бизнестагы мөмкинлекләре белән кызыксындыра ала. “Немец компанияләренең Россия территориясендә җитештерү мәйданнарын локальләштерү мөмкинлеге бар, һәм Татарстан шундый мәйданчык була ала”, - дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты шулай ук, Германиянең Машина төзүчеләре берлеге белән берлектә ике як өчен дә файдалы булган эшлекле элемтәләрне җанландырырга кирәк, дип белдерде.

Аннары Татарстанның сәнәгатьтәге куәтен республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов презентацияләде, ә инвестицияләр буенча мөмкинлекләр турында Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Германиянең Машина төзүчеләре берлеге җитәкчелеген Татарстанга бизнес-визит белән килергә һәм төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне карар өчен эшче төркемнәрне чакырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X