Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан галимнәре Казахстан галимнәре белән бергә Төньяк Казахстандагы татар каберташ язмаларын тикшерәчәк

Бу хакта бүген күренекле татар галиме, тарихчы, археолог Сәет Вахидинең тууына 130 ел тулуга багышланган “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе барышында билгеле булды. Конференциядә Казахстан Республикасының Р.Сөләйманов исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Багдат Дюсенев “Көнбатыш Казахстан өлкәсе эпиграфик һәйкәлләрендә казах халкының тарихи һәм мәдәни мирасы” темасы буенча чыгыш ясады. Конференция “Татар кулъязма мирасы" “Без күптән түгел каберташ язмаларын тикшерү эшенә алындык. Беләсезме, бездә татар сәүдәгәрләре, ахуннарның каберлекләре бик күп икән. Аларга төрекчә язылган, без аларны укып, анализладык. Бу эшне әле без беренче башлаучылар гына. Астана, Караганда зиратларында булып, каберташ язмаларны өйрәнүне дә үзебезгә бурыч итеп куйдык”, – диде ул. Аның чыгышыннан соң Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, профессор Ким Миңнуллин да бу эш белән Татарстан галимнәре, институтның фәнни хезмәткәрләре шөгыльләнүен дә әйтеп узды. Галимнәр алга таба да уртак максатлар белән нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга, уртак хезмәттәшлеккә килергә сөйләште.  
Чулпан Шакирова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев