Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан гаиләләре хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чараларының һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга һәм аларның ярдәмен тоеп яшәргә тиеш" - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов

Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында күп балалы гаиләләр темасына аерым басым ясады. Ул республикабызда күпбалалы һәм тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең ишәюе гаять куанычлы хәл булуын билгеләп үтте.

“Соңгы елда гына да аларның саны 2 меңгә артты. Без зур һәм тату гаиләләребез белән горурланабыз: Балтач районындагы Мөхәрләмовлар гаиләсендә 15 бала үсә, Чаллы шәһәрендәге 11 балалы Тимоновлар гаиләсендә тиздән тагын бер сабый дөньяга киләчәк, Казан шәһәрендә яшәүче Верниковскийлар гаиләсендә дә озакламый 11 нче бала туачак; Бөгелмә районыннан Красновлар гаиләсе 14 бала, Алексеевск районында Сергей Петрович Попов һәм Нина Александровна Левакина 15 бала тәрбиягә алган, дип санап китте Президент.

Татарстан гаиләләре хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чараларының һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга һәм аларның ярдәмен тоеп яшәргә тиеш. Авыр тормыш шартларында калган гаиләләрне дә онытырга ярамый дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

Күп балалы гаиләләрнең берничәсе бүген шушы залда утыра диде Президент һәм аларга рәхмәтләрен җиткерде.

Алар арасында Балтач районының Пыжмара авылыннан Мөхәрләмовлар гаиләсе дә бар. Алсу ханым өйдә балалар карый, Хәбир Назирович – механизатор.

Алсу Мөхәрләмова, 15 бала анасы: “Президент янына чакырылгач, үзебезгә игътибар булуын күреп бик сөендек. Өлкән улыбызга 30 яшь, иң кечкенә кызыбызга – җиде, балалар бакчасына йөри. Балаларыбызның алтысы яныбызда әле. Авылда тугыз еллык мәктәп бар – шунда укыйлар. Биш балабызның инде үз гаиләсе бар, җиде оныгыбыз үсә. Дәүләттән ярдәм дигәндә, күп балалы гаиләргә ярдәм итү программасы буенча йорт җиткерү өчен дәүләттән миллионнан артык акча алып, йорт салып чыга алдык, “Шәймиев акчасы” дип әйтә идек инде без аны. 2008 елда машина бүләк иттеләр – әле дә шунда йөрибез. Администрация дә ярдәм итеп тора. Үзебезнең торыр урыныбыз булгач, шуңа риза инде. Хәзер балаларга авыр бит - шәһәргә чыгып киткәч торыр урыннары юк. Авылда калдырып та булмый - эше юк инде аның монда...”

Президентның чыгышына карата башка шәхесләрнең дә фикерләрен ачыкладык.

Йолдыз Шәрапова, шагыйрә, биш бала анасы: “Ил ирләренең бу темага шулай йөз белән борылулары бик яхшы. Республикада проблемалар күп инде ул, әмма бу бөтен проблемалар да өстенрәк, чөнки илнең киләчәгенә бәйле. Зур, тигез гаиләдә үскән балалар – киләчәкнең нигезе бит ул. Җитәкче урындагылар моны аңлап эш итәргә тиеш. Әлбәттә, гаилә балаларны дәүләттән ярдәм көтәм диеп тапмый, һәрберсенең үз сәбәбе бар. Мин үзем әнием янында бер ялгызым үскәч, балаларым бер-берсенә терәк булсыннар дип таптым. Күп балалы гаиләләргә игътибарның ни дәрәҗәдә булуын күрсәткән бер мисал - аларга җир бирү. Безнең дә бар ул җиребез. Әмма ул җир түгел, чир булды. Юлсыз, утсыз, сусыз, газын әйтеп тә тормыйм, ромашкалы басу уртасында ул җиребез. Планда болар бөтенесе дә, хәтта мәктәбе дә бар. Әмма ул кайчан булыр – билгесез”.

Кадрия Идрисова, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе: “Президентыбыз гаилә мәсьәләсенә бик игътибарлы. Ул нинди милләт булуына карамастан, аларның республика балалары икәнлеген белә. Президентыбыз илебез киләчәге өчен борчыла һәм бик дөрес эшли. Балаларны гаиләләргә алып бетерәләр икән – бу республикабыз өчен зур көч. Гаиләдә үскән бала белән балалар йортында үскәне арасында җир белән күк арасы. Гаиләдә үскән баланың эшчәнлегенә басым ясыйсым килә. Бу балалар ата-ана тәрбиясен күреп, киләчәктә үзләре дә парлашып матур гаилә корырга әзер булып үсәләр дип уйлыйм. Президент моны бик яхшы аңлый. Ел саен алар тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә республиканың иң матур гаиләләрен Кремльгә җыялар. Бу аның бик күркәм гадәте”.

(Мөхәрләмовлар гаиләсе фотосы "Акчарлак" газетасы сайтыннан алынды).

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев