Татарстан фронтовик язучылары турында уникаль материаллар кергән китап дөнья күрде

Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан язучылары хакында мәгълүмат тупланган китап дөнья күрде. Сугышта республикадан 124 язучы катнашкан, шуларның 34е Ватанны саклап һәлак булган. Татар, рус һәм инглиз телләрендә бастырылган китапны эзтабар-язучы Шаһинур Мостафин белән язучы, Татарстан ПЭН-үзәге директоры Әхәт Мушинский төзегән. “Моңа кадәр язучылар хакында тулы мәгълүмат тупланган китап чыкканы юк иде. “Татарстанның язучы фронтовиклары” басмасында сугышта һәлак булганнарның исемлеге һәм алар турында тулы мәгълүмат бирелде. Сугыштан исән кайткан һәм җитәкче булып эшләгән 21 язучы, моннан тыш, тагын 69 язучы кечерәк исемлеккә кертелде. Алар турында да кыскача мәгълүмат табарга мөмкин”,- диде Шаһинур Мостафин. Басманы чыгару идеясе — Татарстан ПЭН-үзәге президенты Разил Вәливнеке. Аның ярдәме белән китап Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулуга өлгертелгән. Басманы төзүдә Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты вәкилләре, тәрҗемәчеләр ярдәм күрсәткән. Мөхәррирләр коллегиясе составында шагыйрьләр Разил Вәлиев белән Гәрәй Рәхим булган. Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех тә фронтовик язучылар хакында китап чыгаруда өлешен керткән. Әлеге китапка кергән язучыларның хәзер бары 4се генә исән. Болар — Хисам Камалов, Фәйзи Галиев, Касыйм Тәхәү һәм Аркадий Мельников. Биредә башка китапларда искә алынмаган берничә язучының да исеме бар. “Миңа Мөхәммәт Әхмәтвәлиев хакында язу кызыклы булды. Шагыйрь минем әнинең бертуганы белән яшьтәш булуы өстенә, әтием дә фронтовик иде. Мин Мөхәммәт Әхмәтвәлиев турында китап та язган идем. Ул туганнарына хатларны гел шигырь белән яза торган булган. Язучыларның барысы да миңа якын, чөнки алар − бөек затлар”, - ди китапны төзүчеләрнең берсе. Әхәт Мушинский сүзләренчә, мәгълүмат җыю 2014 елда ук башланган. “Фронтовик язучылар хакында сөйләгәндә, без еш кына Сибгат Хәким белән булган вакыйганы искә алабыз. Ул сугышка киткән һәм фронтка Мәскәү аша җибәрелгән. Мәскәү вокзалында язучы, очраклы рәвештә генә, каләмдәшләре белән очраша. Бер-берсенең хәлләрен белешкәч, ул рус язучыларыннан кая барасыз, дип сорый. Аңа: Чистайга җибәрәләр, эвакуацияләлиләр, дигән җавап кайтаралар һәм Сибгат аганың кая баруы белән кызыксыналар. Мин — фронтка, ди язучы. Берәүләр тылга китә, татар язучылары − сугышка”, - диде фронтовик язучылар хакында китап төзегән Әхәт Мушинский. Татар язучылар, башка милләт язучылары белән чагыштырганда, күпкә азрак булган. Шулай да, сугышка 124 кеше киткән, бу бит тулы бер армия, ди китап авторларының берсе. “Татарстаннан сугышка киткән язучылар бик яшь булган. Мисал өчен, Шәриф Мөдәррисне фронтка институт тәмамлагач алганнар. Аңа 21 яшь булган. Мин җитлеккән сугышчыга әйләндем, әмма һаман да бер кызны да үбеп караганым булмады, дип әйтеп калдырган язучы. 21,22, 23, 24... яшьләрендә, матур һәм көчле вакытларында кешеләр фронтка киткән һәм һәлак булган”, - ди Ә. Мушинский. Ул күбрәк материалларны системалаштыру, әдәби яктан камилләштерү өстендә эшләвен дә билгеләп үтте. “Татарстанның язучы фронтовиклары” китабында татар язучылары гына түгел, рус язучылары хакында да мәгълүмат табарга мөмкин. Мисал өчен, биредә Тихон Журавлев, Генадий Павловский − шундыйлардан. Басманың кереш сүзен шагыйрь, драматург Разил Вәлиев язган. "Әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларын чагылдырган кыскача мәгълүмат белән танышканнан соң, уйланып куясың: ә бит аларның да шатлыклы, мәхәббәтле, якты хыяллар белән тулы үз тормышлары булган... Кайберләре бик яшли, гаилә корырга да өлгермичә, фронтка киткәннәр", - дип яза ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: