Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы Искәндәр Гыйләҗев Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында махсус лекция укый

Тарих фәннәре докторы, профессор, Искәндәр Гыйләҗев Икенче дөнья сугышы елларында татар хәрби әсирләре тематикасын күптән өйрәнә һәм җәмәгатьчелекне үз эзләнүләре белән таныштырып тора. Бүген, 16 февральдә, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы Искәндәр Гыйләҗев Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Рус коллаборационизмы һәм бу күңелсез вакыйгаларда татарларның роле турында махсус лекция укыячак. Мәгълүмат өчен, коллаборационизм, яки үз теләгең белән дошман дәүләт белән хезмәттәшлек итү, Икенче дөнья сугышы елларында берничә яссылыкта үсеш ала. Франциянең Виши хөкүмәтеннән башланган бу күренеш соңрак киң җәелә, аерым хөкүмәтләр, оешмалар һәм шәхесләр оккупантлар белән хезмәттәшлек итә башлый. Адрес: Татарстан ур., 2нче йорт. Башлана – 18.00.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев