Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Фәннәр академиясенең энциклопедияне өйрәнү үзәге "Казахстан татарлары" дип исемләнгән китап тәкъдим итте

Казахстан татарлары казах җирендә беренчеләрдән булып җәмгыять төзи. Казахлар бу сүзне белсәләр дә, революциягә кадәр андый бер генә оешма да гамәлдә булмый. Ә татарларның ул вакытта инде 40тан артык җәмгыяте эшли. Татарстан Фәннәр академиясенең энциклопедияне өйрәнү үзәге җитәкчесе Рафаэль Шәйдуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шулай дип белдерде. Энциклопедия үзәге төзегән чираттагы басма да Казахстанда гомер итүче милләттәшләребезгә багышлана. “Казахстан татарлары” дип исемләнгән ул китапны киң җәмәгатьчелеккә ТР Фәннәр академиясендә тәкъдим иттеләр. “Казахстанда 220 меңнән артык татар яши. 1989 елда бу сан 330 меңнән артык булган. СССР таркалганнан соң, татарлар төрле җирләргә күчеп утыра. Шуңа да карамастан, милләттәшләребез анда гөрләп гомер итә. Бу китап безнең пилот варианттагы басма, әлегә кадәр мондый китап юк иде. Төп игътибарны мәдәнияткә, халыкның традицияләренә, анда яшәүче татарларның гореф-гадәтләренә юнәлтергә тырыштык”, - диде Рафаэль Шәйдуллин. Аның сүзләренчә, басма Татарстанны, Казахстанны, татарларны һәм казахларны күрсәтү максатыннан язылган. Китапның тулы варианты 2017 ел башында чыгар дип көтелә. Финанс кыенлыклар булу сәбәпле, ул бары 150 экземплярда гына басылачак. Казахстанда яшәүче татарларның үзенчәлекләренә килгәндә, галим милләттәшләребезнең беренчеләрдән булып чит җирдә җәмгыять төзүен атады. “Казахлар җәмгыять сүзен белсәләр дә, революциягә кадәр бер генә җәмгыять тә оештырмаганнар. Ә татарлар исә 40 тан артык җәмгыять төзи һәм аларның күбесе энциклопедиядә урын алган”, - диде басманы туплаучыларның берсе булган галим. Шулай ук ул энциклопедиядә татарларның милли ризыклары хакында мәгълүмат табарга мөмкинлеген әйтте. Казахстандагы татарларның милли ризыклары казах һәм кытай ашлары белән катнаш булуга да карамастан, алар татар ризыклары булып кала, ди Р.Шәйдуллин. Шуны да әйтергә кирәк, басмадагы мәгълүматлар урта гасырдан алып хәзерге көннәргә кадәр булган мәгълүматларны үз эченә алган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев