Татарстан Фәннәр академиясендә Россия татарлары яшәгән төбәкләр хакында барлык мәгълүматны берләштергән басма тәкъдим ителде

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә берьюлы өч энциклопедияне тәкъдим итү булды. Алар - "Россия Федерациясендә татарлар берләшеп яши торган төбәкләр", "Татарстан Республикасының югалган торак пунктлары", "Казахстан татарлары" . Татарстан Фәннәр Академисенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына әлеге институт эшчәнлегенең күп өлеше энциклопедияләр төзү белән бәйле, дип билгеләп үтте. “Без үзебезнең эшчәнлегебезнең төрлелеген, нинди юнәлешләрдә эшләвебезне күрсәтергә булдык. Әлеге басмалар татар тормышының, татарның хәзерге көненең төрле якларын яктырта. Бу китаплар бик кызыклы, тирән эчтәлекле”, - дип бәя бирде институт директоры басмаларга. Аның сүзләренчә, энциклопедик басмалар күбрәк мәгълүмати белешмә ролен үти. Кызыксынучы кешегә алар татар тормышы, аның төрле яклары, аерым шәхесләре турында тикшерелгән, тулы мәгълүмат бирә, дип билгеләп үтте И.Гыйләҗев. Фәнни яктан әһәмиятенә килгәндә, басмалар татар халкының үзенчәлеген күрсәтә. “Алар алдыбызда торган авырлыкларны юкка чыгарырга, татар тормышын ничек корырга дигән сорауга җавап табарга ярдәм итәр дип уйлыйм. Басмалар татар тормышы белән кызыксына торган журналистларга, галимнәргә, сәясәтчеләргә кызык булачак. Татарстанның бүгенге тормышын тәфсилләп аңлар өчен, аңлату өчен, минемчә, бик яхшы кулланмалар”, - дигән фикердә галим.

"Россия Федерациясендә татарлар берләшеп яши торган төбәкләр" басмасы

Тәкъдим итү чарасында мәгълүм булганча, "Россия Федерациясендә татарлар берләшеп яши торган төбәкләр" басмасы, башка басмалар кебек үк, “2014-2016 елларда татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы кысаларында эшләнелгән. Исеменнән үк күренгәнчә, ул Россия төбәкләрендә яшәгән татарларга багышлана. Әлеге басмада Татарстаннан читтә яшәүче татарларның милли үзенчәлекләрне ни рәвешле саклаулары хакында мәгълүмат тупланган. Россиядә сан ягыннан икенче урында булган татар милләте вәкилләрен Идел буе, Урал, Себер — бер сүз белән әйткәндә, Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр территорияләрдә, ерак һәм якын чит илләрдә гомер итә. Басмада 2010 елда узган халык санын алу мәгълүматларына таянып эшләнелгән. Статистика буенча, Россиядә 5 млн 413 мең татар кешесе яши, әмма бу санга Кырым татарлары керми. Энциклопедик басмага да Кырым татарлары хакында мәгълүмат кертелмәгән, чөнки ярымутрауда яшәүче милләттәшләребез моны үзләре сораган. Энциклопедиядә республикалар, автоном округлар, районнар һ.б. торак пунктларга караган 308, төбәкләргә багышланган берләштерелгән мәгълүмәт тупланган 45 мәкалә урын алган. Шулай ук, 29 өлкә, 5 край, 2 автоном-окгруг, 273 район, 4 шәһәр округы, 56 шәһәрләрдә яшәүче татарлар хакында мәгълүматны биредә укып белергә мөмкин. Санкт-Петербург, Мәскәүдә гомер итүче татарлар тормышы исә аерым яктыртылган. Басмаларда торак пунктның исеме, георгафик мәгълүматлары, территория мәйданы, халык саны, татарларның шул территориягә килеп урнашу тарихы, 1917 елга кадәр татарларның биредә ничек яшәүләре (әлеге басма 1917 елдан 2010 елга кадәр булган аралыкны үз эченә ала. Бу — халык санын алу белән бәйле- авт.”), әлеге төбәктә туган, яисә яшәгән танылган шәхесләр хакында мәгълүматлар тәкъдим ителә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: