Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Фәннәр академиясендә "Мәскәү һәм татар дөньясы: үзгәрешләр чорында хезмәттәшлек һәм каршылык" исемле китап тәкъдим ителә

Бүген Казанда Татарстан Фәннәр академиясендә Булат Рәхимҗановның “Мәскәү һәм татар дөньясы: үзгәрешләр чорында хезмәттәшлек һәм каршылык” (“Москва и татарский мир: сотрудничество и противостояние в эпоху перемен”) исемле китабы презентацияләнә.

Булат Рәхимҗанов – Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты.

Алтын Урда составына аерым шартларда керүче дәүләтләр арасында 1237-1241 елларда Батый хан гаскәрләре тарафыннан яулап алынган Төньяк-көнчыгыш Русь кенәзлекләреннән торган “Рус олысы” булган. Әлеге рус кенәзлекләреннән Мәскәүнең бөек кенәзлеге аерылып тора. Ул “татарлар” белән багланышларда алдынгы позицияләргә чыга. Бу китап та Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән татар дәүләтләре (Олы Урда һәм аның варислары Әстерхан, Кырым, Казан, Себер, Касыйм ханлыклары, Ногай Урдасы) һәм Мәскәү арасында XV—XVI гасырларда булган элемтәләрне тасвирлый. Мәскәү дәүләте нинди булган – Җуси олысы варислары системасында тышкы яки эчке уенчымы? Шушы чорда татар дөньясында Мәскәү статусы ничек үзгәргән? Автор хезмәтендә нәкъ менә шушы сорауларга җавап бирә.

Бу китап Алтын Урда варисчылары дөньясы белгеч-тикшеренүчеләренә һәм XV—XVI гасырлардагы Мәскәү дәүләте тарихчыларына, шулай ук урта гасыр Евразия тарихына битараф булмаучыларга кызыклы булачак. Ул гади тел белән язылган һәм киң концептуаль фикерләрне тәкъдим итә.

Презентацияне ТР Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов ачып җибәрде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев