Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Фәннәр академиясендә Галимҗан Ибраһимовка багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

25 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясенең конференцияләр залында татар әдәбияты классигы, дәүләт эшлеклесе һәм галим Г. Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган «Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Әлеге чара Халыкара Төрки академия (Астана, Казахстан), Башкортстан Фәннәр академиясе һәм Россия гуманитар фәнни фонды белән берлектә оештырыла. Конференция эшендә Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Башкортстан, Кырым, Чувашия, Удмуртия республикалары, Мәскәү һ.б. фәнни оешмалары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Фәннәр академиясе институтлары, югары уку йортлары, Язучылар берлеге, матбугат чаралары вәкилләре катнашачак. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан галимнәреннән тыш Халыкара Төрки академиянең Президенты Дархан Куандык улы Кыдырали, Төркмәнстан Фәннәр академиясенең Мәхтүмколый исем. Тел һәм әдәбият институты директорыГызылгөл Хакбирде кызыКыясова, Казахстан Республикасының Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры Җантас Алтай улы Җакупов, Кыргызстан Республикасының Ч. Айтматов исем. Тел һәм әдәбият институтының баш фәнни хезмәткәре Гульжигит Умар улы Соронкулов, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, профессор Әлфис Суфиян улыГаязов, «Кызыл Таң» республикакүләм татар газетасының баш редакторы Фаил Камил улыФәтхетдинов,Кырым инженер-педагогика университетының кафедра мөдире Рефик Джафер улы Куртсеитов, «Йолдыз» журналы баш мөхәррире, Кырым Язучылар берлеге сәркәтибе Диләвер Ибраһим улы Османов һ.б. бар. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Г. Ибраһимовның 130 еллыгына «Галимҗан Ибраһимов: мин хәят эзләдем, хәятта мәгънә эзләдем»(Казан: ТӘһСИ, 2017. 336б.),«Мәдәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимов мирасы:әдипнең тууына 130 ел тулуга багышланган халыкара конференция материаллары»(Казан: ТӘһСИ, 2017. 368 б.), «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. 3 нче чыгарылыш»(Казан: ТӘһСИ, 2017. 336б.), «Галимҗан Ибраһимов фотографияләрдә»(Казан: ТӘһСИ, 2017. 60б.), «Фәнни Татарстан» журналы. 2017 елның 1 номеры. Г.Ибраһимовның 130 еллыгына багышланган махсус номер» һ.б. әзерләп бастырылган.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев