Татар матбугаты
Татарстан Фәннәр академиясендә "Мәчет. Ватан һәм дөнья тәҗрибәсе" дигән китап тәкъдим ителде
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сәнгать фәннәре докторы Светлана Червоннаяның яңа чыккан “Мәчет. Ватан һәм дөнья тәҗрибәсе” китабы тәкъдим ителде.
“Хезмәтнең 478 битенә 279 иллюстрация урнаштырылган”
Светлана Червонная китабы Төркияне, бөтен гарәп дөньясын һәм Афириканы кертеп, XIX-XXI гасырлада Көньяк-Көнчыгыштан Америкага кадәр төзелгән барлык мәчетләр турында мәгълүмат бирә. Зур игътибар Татарстан, Кырым, Польша, Литва, Белоруссия, Финляндия һәм Себердә булган мәчетләргә юнәлтелгән. Хезмәт шактый саллы. 478 биткә 279 иллюстрация урнаштырылган. Шулай ук китапта китерелгән барлык мәчетләрнең архитекторлары һәм рәссамнары исемлеге, ислам дине белән бәйле булган терминнарның сүзлеге бирелгән. Бу сәнгать белеменә кагылышлы тикшеренү генә түгел, ә исламның хәзерге көндә үсешен чагылдырган хезмәт. Китапның яртысын диярлек Европаның яңа мәчетләре турында белешмәләр алып тора (Уфа һәм Казаннан алып Париж һәм Мадридка кадәр). Хәзерге көндә Светлана Червонная Польшада яши һәм иҗат итә. Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре әйтүенчә, Светлана Червонная аларның ел саен көтеп ала торган кадерле кунагы.“Бездә мондый галимнәр әлегә юк”
Татар архитекторы, тарихчы, профессор Нияз Халитов Татарстанда Светлана Червонная кебек белемле галимнәр юк, ди. “Мәчет. Ватан һәм дөнья тәҗрибәсе” китабында Светлана Червонная бөтен татар халкының сәнгать иҗатын алып, берләштереп карый. Бездә ул, гадәттә, бүлеп тикшерелә, ә бу хезмәттә исә бөтен дөнья мәчетләре арасында татар мәчет сәнгатенең урыны билгеләнгән”, - ди профессор. Нияз Халитов бу тема белән 1973 елдан башлап шөгыльләнә. Аның әйтүенчә, ул бу темага кереп кенә киткәндә, мәгълүматны хәзерге кебек тиз һәм җиңел табу мөмкин булмаган. “Кирәкле мәгълүматны мин революциягә кадәр чыккан газета-журналлардан яисә сәяхәтнамәләрдән бөртекләп эзли идем. Миңа кадәр бу тема буенча беркем дә эшләмәде, ә соңрак язылган китапларның күбесе чын фәнни хезмәтләр түгел. Булган оригиналь тикшеренүләрнең һәрберсе мәчеткә кагылышлы бер теманы гына ала. Мәсәлән, мин архитектура кыйбласын карыйм. Кемдер мәчетнең имамнарын, кемдер аның иганәчеләрен тикшерә”, - диде Нияз Халитов.“Мәскәүдә мәчет турында хезмәт язарга авыр”
Светлана Червонная узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап, татар сәнгатен дөнья аренасына чыгару өлкәсендә зур хезмәт куйган кеше. 2012 елдан башлап ул мәчет сәнгатен өйрәнүгә керешкән. Аның бу “Мәчет. Ватан һәм дөнья тәҗрибәсе” китабы иң элек Россия сәнгать академиясе фәнни программасы нигезендә эшләнергә тиеш булган. “Россиядә, Мәскәүдә мәчет турында китап язарга бик катлаулы. Китапны язганда иң авыры рус җәмгыятендә исламофоб тенденцияләрне җиңү булды. Аларны теоретик яктан, әлбәттә, ышандырырга мөмкин, әмма эчке каршылык барыбер булачак. Ул вакыттагы Россия сәнгать академиясе директорының урынбасары миңа Коткаручы Христос храмы булганда, мәчет нәрсәгә инде, дип әйтте”, - ди Светлана Червонная. Проект беренче этапларында ук өзелә һәм аңа матди ярдәм туктатыла. Шуннан соң галимә бу китапны үзе генә төгәлләргә була. Китап Польшадагы Николай Коперник исемендәге университет һәм Польшаның дөнья сәнгатен өйрәнү институты ярдәме белән декабрь ае башында бастырыла.“Хезмәтнең максаты – хәзерге мәчет сәнгатен өйрәнү”
Галимә әйтүенчә, классик мәчет тарихын, аның географик бүленешен өйрәнеп язылган әдәбият бик бай. Шулай ук VII гасырдан XVII гасырның ахырына кадәр төзелгән мәчетләрне сурәтләгән саллы басмалар, альбомнар күп. “Без XVIII гасырга кадәр тарихны беләбез, ә хәзерге бөтендөнья мәчетләре турында бернинди күзаллауларыбыз юк. Мәсәлән, минем Германиядәге яхшы танышым Штайнер хәзерге исламның энциклопедиясен төзеде. Анда хәтта хәзерге ислам архитектурасы бүлеге дә бар. Мин сөенеп, ул китапны кулыма алдым. Карасам, анда шәһәрләр, фабрикалара, газ торбалары сурәтләре. Бөтен ислам дөньясына караган биналар арасында мин бу хезмәттә яңа төзелгән бер мәчетне дә очратмадым”, - ди Светлана Червонная. Шуңа күрә үзенең максаты итеп, ул хәзерге ислам дөньясында мәчет турында мәгълүмат бирүне куя. “Монда бөтендөнья буенча шедеврлар гына түгел, ә Кавказ, Кырымда матди мөмкинлекләренә карап төзелгән мәчет үрнәкләре дә тупланган. Без бу хакта да белергә тиеш”, - ди галимә.“Светлана Червоннаяның тамырлары Литва татарларына барып тоташа”
Светлана Червоннаяның карт бабасы Литва татары булган. Ул 1863 елда Польшада булган Гыйнвар баш күтәрүеннән соң асып үтерелгән. “Шулай булса да, мине татар гореф-гадәтләрендә тәрбияләмәделәр һәм татарча аңламыйм”, - ди Светлана Червонная. Аның әйтүенчә, татар халкы һәм аның сәнгате яратуга лаек, әмма әлегә Россиянең сәнгать дөньясы һәм сәяси аңы бу ихтыяҗга тиешле күләмдә җавап бирми. “Ә мин Татарстан белән бернинди элемтәләрем булмаса да, аны барыбер бик яратыр идем”, - ди ул. Ислам дөньясын яктырткан хезмәт язса да, Светлана Червонная дин белән мөнәсәбәтләренең шактый катлаулы булуын искәртте. “Мин Мәскәүдә тудым, ә ул вакытта атеизм карашлары өстенлек итә иде. Әмма хәзер күңелемә күбрәк ислам якын. Ләкин бернинди аерым йолаларда катнашканым юк. Шәһәдәтне дә студентларга лекция вакытында гына әйтәм”, - диде Светлана Червонная. Белешмә өчен: Червонная Светлана Михайловна 1936 елда Мәскәүдә туган. Әтисе Михаил (Мечислав) Бонч-Тарнаковский ярлы поляк князе булган. Ул үзенең исемен һәм фамилиясен алмаштырган. Фамилиясе итеп партиядәге кушаматын алган. Светлана Червонная 800 дән артык фәнни хезмәт авторы. Хәзерге вакытта Польшаның Торунь шәһәрендә яши.Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев