Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Фәннәр Академиясе урынбасары Кырым Республикасына эшлекле сәфәр кылды

Татарстан Фәннәр Академиясе урынбасары Вадим Хоменко Кырым Республикасына эшлекле сәфәр кылды. Вадим Хоменко Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты. Очрашуда Кырымда кулланыш табырга мөмкин булган эшләнмәләр турында сүз барды, дип хәбәр итә Фәннәр Академиясе матбугат хезмәте.

Очрашуда шулай ук Кырым һәм Саха (Якутия) Республикалары фәннәр академияләре җитәкчеләре катнашты. Сергей Аксенов Россия субъектларының фәнни эшчәнлек алып бару өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөһимлеге турында, шулай ук галимнәргә республика хакимияте тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. “Безнең аралашуның төп байлыгы – без алдынгы казанашлар белән уртаклашып, бер-беребезнең хаталарын күрсәтеп, ул хаталарны кисәтә алабыз”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев