Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан фәннәр академиясе талантлы яшьләрне фәнгә тарту максатыннан махсус стипендиягә бәйге игълан итә

Татарстан фәннәр академиясе югары уку йортларында белем алучы талантлы яшьләрне фәнгә тарту максатыннан махсус стипендиягә конкурс игълан итә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә физика-математика фәннәре докторы, профессор,Татарстан Фәннәр академиясенең талантлы яшьләрне сайлап алу һәм ярдәм  итү  мәсьәләләре комиссиясе рәисе Наил Сәхибуллин хәбәр итте.
“2017-2018 уку елының көз-кыш семестрына Татарстан Фәннәр академиясе стипендиясенә югары уку йортлары студентлары өчен бәйге игълан ителә, - ди Наил Сәхибуллин. - Фәннәр академиясе республиканың укуда һәм фәнни эзләнүдә үзләрен күрсәткән югары уку йортлары студентларына ярдәм йөзеннән елга ике тапкыр семестр саен бирелә торган 15 стипендия булдырган иде. 2017-2018 уку елының көз-кыш семестрына Татарстан Фәннәр академиясе стипендиясенә югары уку йортлары студентлары өчен түбәндәге юнәлешләр буенча дәгъва кыла ала: Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре, Татарстан Республикасы халык хуҗалыгында энергия ресурсларын саклау; Татарстан халкы тарихы һәм татар халкы мәсьәләләрен тикшерү; Татарстан Республикасының физика, химия, биохимия, машина төзелеше һәм нефть эшкәртү, ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә перспектив материаллар һәм технологияләр; Татарстан Республикасында экологик вәзгыять һәм халык сәламәтлеге; этник һәм дини каршылыкларны табу һәм чишү юллары”.
Татарстан фәннәр академиясеннән югары уку йортларына җибәрелгән белешмәдә 2017 елның 20 сентябрьгә кадәр яшьләр арасында конкурслар оештырырга һәм Фәннәр академиясенең стипендияләр буенча коммиссиясенә, стипендиягә кандидат исемлеген күрсәтеп мәгълүмат бирергә кирәклеге күрсәтелгән.
Стипендия 15 кешегә семестрга 15 мең сум күләмендә бирелә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев