Татарстан Фәннәр академиясе сентябрьдә 25 еллыгын билгеләп үтә

Әлеге вакыйга уңаеннан Казанда фәнни тикшеренүләрне үстерү мәсьәләләренә кагылышлы конференция һәм юбилейга багышланган тантаналы утырыш узачак. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов сүзләренчә, 25 ел, әйтик, Россия Фәннәр академиясе үткән юл белән чагыштырганда, зур дата булмаса да Татарстанның яңа тарихы өчен кечкенә түгел. “Татарстанда Фәннәр академиясе буш урында пәйда булмады. Аңа Казан университеты, үзенең фәнни мәктәпләре белән дан тоткан төбәгебез яңа тарихка аяк басканда нигез салынды. 1991 елда Фәннәр академиясе оешканда республикада 700 фән докторы исәпләнә иде. Бүген Академия фәнни һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендә дәүләт сәясәтен билгеләүче җаваплы үзәк булып тора. Фәннәр академиясенең эшчәнлеге Россия күләмендә гуманитар, табигый һәм техник фәннәрне үстерүгә юнәлтелгән”, – дип ассызыклады ТР Фәннәр академиясе җитәкчесе юбилей уңаеннан журналистлар белән очрашуда. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Россиядә бары тик дүрт төбәктә – Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Саха-Якутиядә генә җирле Фәнни академияләр эшчәнлек алып бара. Татарстанда фәнни бергәлек беренче чиратта нефть һәм нефть химиясе, машина төзелеше, гуманитар фәннәргә өстенлек бирә.

Быел 25 еллыгын каршылаучы Татарстан Фәннәр академиясе составында – 39 хакыйкый әгъза, 75 мөхбир әгъза, 32 мактаулы һәм 12 чит ил әгъзасы исәпләнә. Фәннәр академиясе Гуманитар фәннәр, Социаль-икътисади фәннәр, Медицина һәм биология фәннәре, Авыл хуҗалыгы фәннәре, Математика, механика һәм машина белеме, Физика, энергетика һәм Җир турында фән, Химия һәм химик технологияләр кебек 7 бүлектән тора. Аның канаты астында 6 фәнни институт эшли: алар – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Археология институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Экология һәм җир асты байлыкларын файдалану проблемалары институты, Перспективалы тикшеренүләр институты, Гамәли семиотика институты, шулай ук – Ислам белеме тикшеренүләр үзәге. Болардан тыш ТР Фәннәр академиясе 20дән артык фәнни оешмага фәнни-методик яктан җитәкчелек итә. ТР Фәннәр академиясе аспирантурасында 12 белгечлек буенча барлыгы 105 аспирант белем ала. Ел саен Академия югары уку йортлары студентларына 15 стипендия, ә галимнәргә фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премиясен һәм техника, табигый, гуманитар фәннәр өлкәсендә исемле премияләр тапшыра. ТР Фәннәр академиясе хокукый әгъзасы, Россия Фәннәр академиясе академигы, физика-математика фәннәре докторы, профессор Кев Салихов Татарстанның Фәннәр академиясе вакыт сынавын үтүенә басым ясый. “Фәннәр академиясе ул төрле өлкәләрдә хезмәт итүче экспертларның очрашу урыны, академиянең әгъзалары без бүген барыбыз да Татарстанда фәннең торышы һәм казанышлары өчен җаваплылык тоябыз”, – ди галим. Кев Салихов, Индус Таһиров, Мирфатыйх Зәкиев, Марс Михайлов кебек галимнәр – заманында Татарстанда Фәннәр академиясен оештыруда катнашкан фән әһелләре, алар әле дә республиканың фәнни үсешенә өлеш кертә. Фәннәр академиясен гамәлгә куючылардан Мәскәүдә гомер иткән физик, СССР Фәннәр академиясе академигы, физика-математика фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе хокукый әгъзасы Камил Вәлиев, кызганычка, күптән түгел арабыздан китте. ТР Фәннәр академиясе хокукый әгъзасы, медицина фәннәре докторы, профессор Марс Михайлов 25 ел элек Казанның медицина академиясе җитәкчесе булып эшләгәндә булган вакыйгаларны яхшы хәтерли. “Үзгәртеп кору елларында гуманитар фәннәр аякка басты, галимнәр алдында Татарстан тарихын, тел, әдәбиятны тирәнтен өйрәнү бурычы куелды. Үз чиратында бу Фәннәр академиясен оештыруга этәргеч бирде, әмма ул гуманитар юнәлешләрне генә түгел, әлбәттә, Татарстанның үсеше өчен мөһим башка фәннәрне дә колачлады. Мәсәлән, без, медиклар, балалар үлеме күрсәткечен киметү, медицина учреждениеләрен үз галимнәребез казанышы булган югары технологик медицина җиһазлары белән тәэмин итү кебек мәсьәләләрне күтәреп чыктык”, – дип искә ала Марс Михайлов. ТР Фәннәр академиясе хокукый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәкиев сөйләгәнчә: “Советлар чорында ук Татарстан гуманитар фәннәр үсеше өчен таяну ноктасына мохтаҗ иде, чөнки төгәл фәннәр СССР Фәннәр академиясенә буйсынды. ВЛКСМ Татар обкомы беренче сәркатибе Рәис Беляев белән бу юнәлештә эш башлаган идек, әмма Беляев киткәч, тукталып калды. Берничә елдан аңа ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары булганда галим-филолог Мансур Хәсәнов алынды. Шулай итеп, инде Татарстан Президенты Фәннәр академиясе оештыруга рөхсәт бирде. Мансур Хәсәнов академиянең беренче җитәкчесе итеп сайланды. Минтимер Шәймиев һәм югары уку йортлары, фәнни институтларның фәнни җәмәгатьчелеге Татарстан Фәннәр академиясенә гуманитар фәннәрне генә түгел, ә бөтен фәннәрне дә колачларга тәкъдим итте”. ТР Фәннәр академиясенең хокукый әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров фикеренчә, татарларның язмышы хәл ителгәндә һәрвакыт тарих үзе ярдәмгә килә. “Үзгәртеп кору елларында референдум үткәргәндә, суверенитетлык турында декларация кабул иткәндә дә без халкыбызның хәтерендә сакланган үткән тарихыбызга таянып, гамәлләребезнең хаклыгына ышандыра алдык”, – ди танылган тарихчы. Татарстанның һәм Татарстан Фәннәр академиясенең үткән ике дистә елда төп казанышы дип – 6 томлы “Татар энциклопедиясе”н атыйлар. ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев рус телендә чыккан бу энциклопедияне Татарстанның һәм галимнәрнең горурлыгы булып торуын әйтә. “Энциклопедиянең татар телендә дә дүрт томы дөнья күрде, бишенчесе нәшер итәргә әзер. Киләчәктә Татар энциклопедиясенең онлайн төрен ясау бурычы тора”, – ди Искәндәр Гыйләҗев. ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Археология институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин да Татарстан Фәннәр академиясенең республикада күп фәннәрнең үсешенә этәргеч бирүен искәртә. “Археология фәне шушы 25 елда бик нык үсте: 1991 елда бездә ун археолог булса, бүген – ун тапкырга күбрәк. Безнең археологларның казанышы – Казанның 1000 еллыгын исбатлауга куйган көче. Ә соңгы алты елда без Болгар шәһәрчеге һәм Зөя утрау-шәһәрчеген өйрәнәбез. Болгар, Казан Кремле кебек үк ЮНЕСКО исемлегендә урын алды инде, хәзер Зөя утрау-шәһәрчеген дә ЮНЕСКО исемлегенә кертү максатын куйдык”, – ди Фаяз Хуҗин. Россиянең Идел буе округында археология эшчәнлеге буенча координация үзәгенә әверелгән Археология институтының Идел-Урал төбәге археологиясенә багышланган 7 томлык нәшер итү планнары да юк түгел. Киләчәктә ТР Фәннәр академиясе алдында торган бурычлардан ТР Фәннәр академиясе хокукый әгъзасы, техник фәннәр докторы Әхмәт Мазһаров исә Татарстанда Фән фонды таләп ителүен атый. “Татарстандагы эчке тулаем продуктының 0,5 процентын даими рәвештә ТР Фәннәр академиясенең Фән фондына күчереп, аны республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итәчәк проектларга юнәлтү мөһим, иртәме-соңмы бу фонд пәйда булачак”, – дип ышана галим. ТР Фәннәр академиясе хокукый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Рүзәл Юсупов үз чиратында татар тарихын, мәдәниятен, телен, әдәбиятын өйрәнү, саклау, үстерү бурычларын куеп төзелгән Фәннәр академиясен бүген янә гуманитар фәннәрне якларга өнди. “Үзәк хакимият мәктәпләрдә укыту программаларыннан милли компонентны бетереп, Бердәм дәүләт имтиханын милли мәктәпләрдә дә рус телендә тапшыру таләбен куеп, һәм башка шундый карарлар нәтиҗәсендә бүген татар теленә юкка чыгу куркынычы яный. Бу мәсьәләне галимнәр кабаттан күтәрергә тиеш”, – дип ассызыклый Рүзәл Юсупов. 25 еллык юбилейга ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәк белеме институты төзекләндерелгән бинага күчәр, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына да кулланышка төзекләндерелгән бина тапшырылыр дип көтелә. Татарстан Фәннәр академиясенең юбилей чаралары бу атнада Казанда Халыкара ислам археологиясе конгрессы белән ачылды. 28-30 сентябрьдә башкалада Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды белән берлектә төбәк фәнни тикшеренүләрен барлауга һәм үстерүгә багышланган фәнни-гамәли конференция узачак. Ә 30 сентябрьдә Фәннәр академиясендә бик күп мәртәбәле кунаклар, галимнәр катнашында тантаналы пленар утырыш үтәчәк.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: