Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре республикадан читтә яшәүче татарларның ни рәвешле милли үзенчәлекне саклап калуларын ачыклаган

Беренчедән, милли үзенчәлекләрне саклау өчен, татар телен көнкүрештә куллану кирәк. Икенчедән, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны үтәү. Өченчедән исә үзешчән сәнгать коллективларының иҗат итүе. Моннан тыш, татарлар күпләп яши торган урыннарда татар мәдәнияте үзәкләре эшләү, мөселманнар җәмгыяте һәм мәчетләр булу, Татарстаннан читтә яшәгән татарларга җирле хакимиятнең уңай карашы һәм ярдәм итүе, мәдәният, мәгариф, икътисад өлкәсендә Татарстан белән элемтәләр булу, дип белдерделәр бүген Татарстан Фәннәр академиясендә узган чарада. Ул “Россия Федерациясендә татарлар берләшеп яши торган төбәкләр", "Татарстан Республикасының югалган торак пунктлары" "Казахстан татарлары" энциклопедияләрен тәкъдим итүгә багышланган иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев