Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан фәннәр академиясе галимнәре, Германиядәге коллегалары белән берлектә, зур проектка кереште

Чит илләрнең әсирләре, сугыштан соң хәтта президент була алган (Шарль де Голь, Джемаль Гюрсель, Иосип Тито һәм башкалар), ә безнең әсирләр иленә кайткач, кешечә мөнәсәбәт тә күрмәгән, диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү бүлегенең баш гыйльми хезмәткәре Лилия Габдрафикова. Татарстан фәннәр академиясе галимнәре, Германиядәге коллегалары белән берлектә, Казан губернасы һәм ТАССРдан фронтка алынган сугышчыларның мемориаль тупланмасын төзү буенча зур проектка кереште. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре әлеге проект уңаеннан Германиядә фәнни экпедициядә булып кайтты. Татарстан Президенты Рөстәм  Миңнехановның карары нигезендә, алар Европадагы татарлар җирләнгән каберләрне барлап, Германия җирләрендәге татар каберлекләрен өйрәнә башлады. Шул эзләнүләргә таянып, Алман илендә һәм Европадагы солдат каберлекләренең җыелма каталогын бастырып чыгарырга ниятлиләр. «Бөек Ватан сугышыннан соңгы әсирләр совет лагерьларына эләккән Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм башкалар Германиядән исән кайтсалар, аларны нинди язмыш көтәр иде икән, –ди Лилия Габдрафикова. – Чыннан да, икенче бөтендөнья сугышыннан соң да әсирләрнең саны шактый булган. Һәр кешенең язмышы – уникаль күренеш. Солдатларның бик сирәкләре әсирлек җирендә үз ярын табып, гаилә корган. Әлбәттә, баласы, гаиләсе янында калганнары да булгандыр. Бу катнаш никах мәсьәләсе – алман галимнәрен бик кызыксындырган тема. Әмма, белгәнемчә, татарлар буенча тарихи мисаллар чыганакларда бик күп очрамый. Әсирләр проблемасы – ул бик авыр мәсьәлә. Ә безнең илнең тарихын алсак, икеләтә авыр. 1920 елларда – революция һәм Гражданнар сугышы дәһшәте, 1940 еллар, Сталин репрессияләре... Иленә кайтамы, үлеменә кайтамы? Ә гомумән алганда, чит илдә калган әсирләр күбесе гомер буе татарлыгын онытмыйча, туган илен сагынып яшәгәннәр. Мәсәлән, Уфа татары, галим Тимурбәк Дәүләтшин әсирлектән соң, Германиядә кала. Башта ул татар-немец сүзлекләре төзү белән шөгыльләнә, аннары 1974 елда Лондонда “Совет Татарстаны” дигән гыйльми хезмәте басылып чыга. Бу китапны заманында советка каршы дип карасалар да, әлеге хезмәт – әсирнең сагышы һәм иленә карата мөхәббәте дисәк дөресрәк булыр. Шуңа күрә “сатлыкҗан” дип бәреп әйтер алдыннан, һәр кешенең биографиясен җентекләп карарга кирәк».
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев