Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Фәннәр Академисенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты электрон энциклопедия төзергә планлаштыра

Бу хакта бүген институт директоры Искәндәр Гыйләҗев хәбәр итте. Институтның киләсе елга булган планнары белән ул "Россия Федерациясендә татарлар берләшеп яши торган төбәкләр", "Татарстан Республикасының югалган торак пунктлары", "Казахстан татарлары" энциклопедияләрен тәкъдим итү чарасында таныштырды. "Без әлеге энциклопедияне техник яктан заманча эшләнгән проект итеп күрәбез. Ул гиперсылтамалар, аудио һәм видео материаллар белән баетылган, шәхесләрне төрле яктан ачкан, алар хакында барлык мәгълүматны да тупланган энциклопедия булыр дип планлаштырабыз",- диде Искәндәр Гыйляҗев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев