Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан егетләре Париждагы Эйфель манарасы янында милли көйләр яңгыраткан (ВИДЕО)

Социаль челтәрләрдә ике Татарстан егете – Алмаз һәм Динарның Парижда Эйфель манарасы җирлегендә милли көйләр уйнап төшкән ролигы популярлаша. Концертны егетләр аккардеонда Эдит Пиаф репертуарыннан «Жизнь в розовом цвете» көе белән башлаган һәм милли көйләр белән дәвам иткән. «Татарлар Парижда» исеме астындагы видеороликны 85 меңләп кеше карарга өлгергән. Музыкантларның аккаунтына язылучылар роликны карганнан соң соклану белдергән. «Текә», «Бик яхшы!», – дип яза алар. «Акча җыйдыгызмы?» – дип сорый икенчеләр. «Бик матур баян һәм аккардеон дуэты», – дип белдерә өченчеләр. «Безнең татар егетләре барын да булдыра. Хәерле юллар! Исән-сау кайтыгыз!», – дип яза музыкантларның җанатарлары. Сүз уңаеннан, 25 майда Парижда милли бәйрәм Сабан туе булачак. Вакыйга Марс кырында үтәчәк.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев