Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан егете җитәкчелегендәге "Союз МС-02" корабы Халыкара космик станциягә юнәлә

Бүген, 19 октябрь 11.05 сәгатьтә Байконурдан «Союз-ФГ» ракетасы ярдәме белән «Союз МС-02» корабын җибәрү планлаштырыла. Һава корабы командиры һәм МКС-49/50 экспедициясе бортинженеры - «Роскосмос» космонавты, татарстанлы Сергей Рыжиков, дип белдерә ТАСС.

Рыжиков 1974 елның 19 августында Бөгелмәдә туган. 1992 елда С.Полбин исемендәге Оренбург очучылар югары хәрби авиация училищесын һәм 1996 елда Качински очучылар югары хәрби авиация училищесын тәмамлаган. Саратов өлкәсендә өйрәнү авиаполкында очучы, Тверь өлкәсе Һава армиясенең 76нчы истребитель авиаполкында өлкән очучы булып хезмәт иткән.

Кораб МКС-49/50 экспедициясе әгъзаларын Халыкара космик станциягә илтәчәк. Төп экипаж составына шулай ук Андрей Борисенко һәм Роберт Кимброу (АКШ) кергән. Экипаж станциянең эшкә сәләтлелеген, «Союз МС-03», «Прогресс МС» (Россия), Dragon (АКШ) һәм HTV-6 (Япония) кораблары белән тоташуны тәэмин итәргә тиеш булачак. Аларга элек башланган 60 һәм яңа 6 эксперимент буенча эш башкарырга кирәк булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев