Татар матбугаты
Татарстан егете Абу-Дабида узган WorldSkills чемпионатында "алтын" яулады
Абу-Дабида 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында Татарстаннан Вадим Поляков “Суыткыч техника и кондиционерлаштыру” компетенциясендә алтын медаль яулады.
КНИТУ (КХТИ) студенты 2015 елда WorldSkills ил чемпионатында өченче урынны яулаган иде, икенче елны ул Европа чемпионы булды һәм Россия җыелмасына “Суыткыч техника и кондиционерлаштыру” компетенциясендә алтын медаль өстәде.
“Бу хисне әйтеп бетереп булмый. Ничек килеп чыккандыр, белмим. Барысы да авыр, киеренке булды, алга чыгу кыен иде. Еллар дәвамында күнекмәләр, тренерлар белән эш практикасы – шулар нәтиҗәсендә җиңүгә килдем мин. Монда булганым өчен барыгызга да бик зур рәхмәт”, – дип шәрехләде үз җиңүен Вадим Поляков.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев