Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Диния нәзарәте тәкъдиме белән Росстандарт хәләл өлкәдә Техник комитет булдыра

Татарстан Диния нәзарәте тәкъдиме белән Дәүләт федераль стандартлаштыру хезмәте (Росстандарт) хәләл азык-төлек җитештерү өлкәсендә Техник комитет булдыра. Стандартлаштыру буенча “Хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү” техник комитеты Россия ислам институты (Казан шәһәре) базасында төзеләчәк. Әлеге хәбәр Комитетны формалаштыру эшен башлаган Техник көйләү һәм метрология федераль агентлыгы сайтында урнаштырылган. Техник комитет рәисе итеп Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләнгән. Җаваплы сәркатип кандидатурасына Казан ислам университетының укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм Нургалиев тәкъдим ителгән. Гаризалар 2017 елның 4 сентябренә кадәр кабул ителә. Техник комитет булдыруны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, хәләл продукция җитештерү һәм хезмәт күрсәтү үзенчәлекләрен истә тотып, норматив документлар эшләү һәм тикшеренү эшләре алып бару максатыннан тәкъдим иткән. Булачак Техник комитет хәләл продукция җитештерү стандартларын ачыклаячак. Моннан тыш, кунакханә, медицина, туризм һәм башка хезмәт күрсәтү өлкәсе дә күздә тотыла. Комитет халыкара хезмәттәшлеккә йөз тотарга ниятли һәм Россиядә бу өлкәдә булган тәҗрибәне тупларга уйлый. “Хәләл өлкәдә еллык дөнья әйләнеше - АКШ доллары белән 2,0 трлн. Ә безнең илдә ул миллиардлар белән исәпләнә. Шул ук вакытта контроль һәм күзәтчелек буенча сертификация органнары, товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар хәләл продукция җитештерү һәм хезмәт күрсәтүдә, маркировкалауда хәләл таләпләре саклану мәсьәләләре белән очрашалар”, - диелгән пресс-релизда.

“Хәләл” стандартизация методларын булдыру һәм кулланышка кертү Россия товар җитештерүчеләре таләпләрен бер нормага китерергә һәм эчке базарны гына өйрәнеп калмыйча, Россия продукциясен экспортка чыгарырга да мөмкинлек бирәчәк.  Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев