Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Диния нәзарәте 9 августтан ястү һәм иртәнге намаз вакытларына игътибар юнәлтүне сорый

Җирле үзенчәлекләрне истә тотып, 5 майдан 8 августка кадәр намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү карарына киленгән иде. Татарстан Диния нәзарәте 9 августтан ястү һәм иртәнге намаз вакытларына игътибар юнәлтүне сорый. Бу хакта нәзарәтнең матбугат үзәге хәбәр итә. Май ае башыннан алып (Казан өчен - 5 майдан башлап 8 августка кадәр), безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле, ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый иде. Шул сәбәпле, ислам галимнәре фикерләренә нигезләнеп, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә  билгеләү карарына киленгән иде. Ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде. Билгеләнгән вакыт чыгу сәбәпле, 9 августтан башлап ястү һәм иртәнге намаз вакытларына игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз, диелә нәзарәт хәбәрендә.
Татар-информ
Фото: Рамиль Гали
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев