Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда "Акыл фабрикасы" лекторий уздыра

7 ноябрь  16:00-18:00 да Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан конституциясенең 24 еллыгына багышлап “Акыл фабрикасы” лекторий уздыра.

Лекторий кысаларында "Татарстан моделе нәрсә ул? Республика Конституциясенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – ул нинди?" дигән сорауларга җавап эзләү, халыкара тәҗрибә турында фикер алышу планлаштырыла.

Ахырда “Ябалак” берләшмәсе интеллектуаль уен оештырачак. Катнашучылар командаларга бүленеп көч сынашачак. Биредә кызыклы сорауларга җавап эзләп, яңа белемнәр туплый аласың.

СПИКЕРЛАР:

“Акыл фабрикасы” ның модераторлары Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Тәбрис Яруллин һәм Айрат Фәйзрахманов.

“Республика нигезләре: Декларация, референдум, Конституция. Татарстан Конституциясе ничек төзелде?” темасына җәмәгать эшлеклесе, 1999-2003 елларда Дума депутаты Фәндәс Сафиуллин чыгыш ясаячак.

Академик, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров “Татарстан моделе нәрсә ул? Федераль үзәк белән килешү төзү — сөйләшүләр, альтернативалар, фактлар” темасын күтәрергә җыена.

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музее

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев