Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Дәүләт Советының парламент үзәге 10 еллыгын билгеләп үтә

Татарстан Дәүләт Советының парламент үзәге оешуга - 10 ел. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, 2006 елның 12 октябрендә ул III чакырылыш Дәүләт Советының 26 нчы утырышы алдыннан тантаналы шартларда ачылган иде. Утырышлар залы холлы алдында символик тасманы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ул вакытта ТР Премьер-министры булган Рөстәм Миңнеханов кисте.

Минтимер Шәймиев ул чакта билгеләп үткәнчә, үзәк ачылу аның өчен, бигрәк тә соңгы дистә елда сәяси реформалар актив барган процессны исәпкә алсак, үзгә вакыйга булды.

Заманча техника белән җиһазландырылган үзәк бүген дә парламент эшен оештыруда үрнәк санала. Аңа утырышлар залы (туры телевизион һәм радио тапшырулар, синхрон тәрҗемә системасы һәм интернет-трансляцияләү мөмкинлеге каралган), китапханә, музей, чит ил кунакларын кабул итү залы, телевизион комплекс, матбугат вәкилләре өчен берничә бүлмә керә. Үзәккә чит ил делегацияләре, Дәүләт Советы чакыруы буенча Ачык ишекләр көненә студентлар һәм укучылар даими килә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев