Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Дәүләт Советында бюджет буенча тыңлаулар узачак

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына "2017 елгы һәм 2018-2019 еллар план чорына Татарстан Рөспубликасы бюджеты турында"гы һәм "2017 елгы һәм 2018-2019 еллар план чорына Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында"гы закон проектлары кертелгән. Бюджет турындагы закон проектын парламент каравына Татарстан Президенты керткән. Бу хакта республика Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Финанс документ Татарстан бюджетының планлаштырылган керемнәре һәм чыгымнары язылган 3215 биттән тора. Закон проектлары Татарстан Бюджет кодексы буенча өйрәнеләчәк һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе карары белән комитетларга тапшырылачак.

Татарстан Дәүләт Советында бюджет буенча тыңлаулар 20 октябрьгә планлаштырылган. 22 октябрьдә зона киңәшмәләре узачак, анда бюджет параметрлары муниципалитетлар күләмендә каралачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев