Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе яшь парламентарийлар белән фикер алышты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың яшь парламентарийлары белән очрашты. Алар республика парламенты карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы оештырган форумга килгән иде, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте. Яшьләр белән аралашып, Фәрит Мөхәммәтшин республиканың закон чыгару системасы төзелү тарихын барлады. 24 ел элек Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүен, аның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр билгеләнешендә хокукый нигез булуын, Татарстанның статусын күтәрү мәсьәләсе буенча 1992 елда үткәрелгән гомумхалык референдумы да, федераль үзәк белән ике яклы килешү дә аңа таянуын искәртте. Шулай ук ул яшь парламентарийларның игътибарын Дәүләт Советының закон чыгару функцияләренә юнәлтте. “Җәмгыять бер үк төрле уйлаучы кешеләрдән тора алмый. Хәтта бу залда безнең арада да бер үк төрле кеше юк. Шуңа күрә парламентта, дәүләт хакимиятенең иң югары закон чыгару органы буларак, җәмгыять мөмкин кадәр чагылыш табарга тиеш”, - диде Дәүләт Советы Рәисе. Бу мәсьәләдә аңлатма биреп, фракцияләр, депутат төркемнәре булдырып, законнар эшкәрткәндә галимнәрне, экспертларны җәлеп итеп, иҗтимагый оешмалар, этник төркемнәр һәм конфессияләр вәкилләре фикеренә колак салып эшләүне мисалга китерде. Яңа идеяләре булган, сайлаучылар алдында җаваплылык тойган, җитди вәкилләре булган яңа партияләр кирәк, дип саный ул. “Татарстанда эшкә сәләтле яшьләр парламенты булдырылган. Без мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәмәгать эшендә катнашуга тартырга омтылабыз. Безнең яшьләребезнең тормышта сайлап алу мөмкинлеге зур – җитештерүдә эшләргәме, фән, сәясәт белән шөгыльләнергәме; иҗади студияләрдә, техник түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә дә мөминлекләрен күрсәтергә була”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул республикада 100дән артык яшьләр оешмасы эшчәнлеген алып баруын һәм аларның актив яшьләрне мөмкин кадәр киңрәк колачларга тиешлеген билгеләп үтте. Форум исә “Идел” яшьләр үзәге базасында 12-15 декабрь көннәрендә уздырыла. Анда республика яшьләр палатасының 120 вәкиле, муниципалитетлар карамагындагы 44 яшьләр парламенты вәкилләре катнаша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев