Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәрит Мөхәммәтшин Россия төбәкләре закон чыгару органнары башлыклары топ-10 медиарейтингына кергән

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ноябрь ае йомгаклары нәтиҗәсендә «Медиалогия» компаниясе версиясе буенча Россия төбәкләре закон чыгару органнары башлыклары топ-10 медиарейтингына кергән. Рейтингта 3518 дән артык медиаиндекс белән беренче урында - Мәскәү шәһәре Думасы рәисе Алексей Шапошников. Чечен Республикасы Парламенты рәисе Магомед Даудов 2484 медиаиндекс белән рейтингта икенче баскычны яулый. Өченчедә – Мәскәү өлкәсе Думасы башлыгы Игорь Брынцалов, ул 1621индекс белән. Фәрит Мөхәммәтшинның медиаиндексы 1387, рейтинг таблицасында Татарстан парламенты башлыгы октябрь ае белән чагыштырганда 17 позициягә күтәрелгән. «Медиалогия» компаниясе сайтында хәбәр ителгәнчә, рейтинг «Медиалогия» системасының гаммәви матбугат чаралары базасы нигезендә төзелгән. Анда 35,9 мең чыганак кергән. Биредә телевидение, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет- ГМЧ бар. Тикшеренү вакыты – 2016 елның ноябрь ае.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев