Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе белән республика Премьер-министры Сарытауда округ киңәшмәсендә катнаша

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән республика Премьер-министры Илдар Халиков бүген Сарытауда хезмәти сәфәрдә. Анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы Совет утырышы уздырыла. Тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич рәислегендәге утырышта чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына үзебездә җитештерелгәннәрне гамәлгә кертү өчен җитештерү мәйданнарын арттыру турында сүз алып барылачак. Аерым алганда, Идел буе төбәгендә инвестицион проектларны тормышка ашыруда булышу: экспортлауга йөз тоткан һәм импорт товарлар урынына үзебездә товар җитештерү мәйданнары һәм предприятиеләре булдыру һәм гамәлдәгеләрен үстерү – бүген көн тәртибенә чыгарыласы мәсьәләләрнең иң мөһиме исәбендә.

Утырышта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, округ төбәкләре башлыклары, дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашуы көтелә.

Белешмә өчен. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте тикшеренүләре буенча, Татарстан Республикасы актив рәвештә фәнни тикшеренүләр үткәргән һәм эшкәртмәләр әзерләп, аларны җитештерүгә кертеп җибәргән инновацион предприятиеләр саны ягыннан ИФО төбәкләре арасында лидер санала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев