Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 24нче утырышы узачак

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 24нче утырышы узачак, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәте рәсми порталында. Бу бишенче чакырылыш парламентның быелга соңгы утырышы булачак. Көн кадагында 21 сорау куелачак, шул исәптән республиканың биш закон проектын, тагын сигез федераль закон проектын тикшерү планлаштырылган. Аларның өчесе беренче укылышта, икесе икенче укылышта каралачак. Шул исәптән, “Татарстанда музей һәм музей эшчәнлеге турында”гы, “Татарстанда документларның мәҗбүри нөсхәсе турында”гы законнарга үзгәрешләр кертү турында сүз барачак. “Татарстанда хокук бозуларны кисәтү турында” закон проекты икенче укылышка куелачак. Утырышта 2017 елга Татарстан Дәүләт Советының чит ил һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлек планы да каралыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев