Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан дәүләт электрон хезмәтләренең татар телле мобиль кушымтасы булачак

2017 елда Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның виртуаль шәхси бүлмәләре саны 2 миллионга җитәр дип планлаштырыла. Хәзер исә бу күрсәткеч – 1,8 миллион. 2016 елның 11 ае эчендә дәүләт хезмәте порталы аша халыкка 75 миллион хезмәт күрсәтелгән, бу сан да ел азагына 80 миллионнан артыр, дип көтелә. Һәм бу – узган ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк, дип белдерде Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган, министрлыкның еллык эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында. Министр искә алганча, Татарстанның дәүләт хезмәтләре uslugi.tatarstan.ru порталы аша 240 төрле электрон хезмәт күрсәтелә. “Бигрәк тә халык арасында хакимият органнарына, табибка язылу, юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү, коммуналь исәпләү җиһазлары күрсәткечләрен кертү кебек хезмәтләр популяр. Беренче урында социаль хезмәтләр буенча республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтләренә мөрәҗәгатьләр (быелның 11 аенда 467 мең гариза), шулай ук балаларны бакчага һәм мәктәпкә урнаштыруга кагылышлы гаризалар (97 мең гариза) тора. Министр дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә тәкъдим иткәндә мобиль кушымтаны популярлаштыруга зур игътибар бирелүен искәртә. Быел бу мобиль кушымтаны кешеләр 112 мең тапкыр үз мобиль элемтә чараларына урнаштырган. “11 ай эчендә мобиль кушымта һәм Инфоматлар аша барлыгы 9 миллиард 674 миллион сумга 8 848 441 түләү операциясе башкарылган. Үткән елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу сумма һәм сан 1,7 тапкырга үсте”, – ди Роман Шәйхетдинов. Министр киләсе елда мобиль кушымтаның татар телле версиясе дә пәйда булачагына ышандырды. Без мобиль кушымтага ихтыяҗ барлыгын күзәтәбез, электрон хезмәтләрнең яртысы нәкъ мобиль кушымталар аша башкарыла, ди Роман Шәйхетдинов. Быел Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында мөһим яңа биш хезмәт гамәлгә кертелгән иде. Алар – транспорт чарасына газ җиһазын урнаштырганда транспорт чарасы конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен ЮХИДИ идарәсенә чиратка язылу, Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының Казан төбәкара вәкиллегенә чиратка язылу хезмәте. Шулай ук – җәмәгать судьясына шикаять гаризасы биргәндә дәүләт пошлинасын түләү хезмәте, күпбалалы гаиләләрдәге балаларга дарулар алуга айлык субсидия билгеләү хезмәте, күпбалалы гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләрне түләүгә ай саен субсидия-ташламалар билгеләү хезмәте. 2017 елда да кимендә тагын биш хезмәтне электрон рәвештә күрсәтү ниятләнелә. Алар арасында – төзелешкә рөхсәт алу, торак бүлмәләргә үзгәртеп кору үткәрүне килештерү турындагы гаризаларны кабул итү һәм документларны тапшыру, архив белешмәләрен алу, аучыларга ауга рөхсәтләр бирү һ.б. “Без булган хезмәтләрне оптимальләштерү, кулланучыларга уңайлырак итү өстендә даими эшлибез. Теге яки бу хезмәтне ахыргача башкарып чыгу өчен кеше төймәләргә 4-5 тапкырдан да күбрәк басарга тиеш түгел, дигән максат куйдык, – ди министр. – 2017 елда балаларны бакчага чиратка бастыру, мәктәпләргә кабул итү, реклама конструкцияләрен урнаштыруга рөхсәтләр бирү кебек хезмәтләрне оптимальләштерү планлаштырыла”. Министр электрон хезмәтләрне файдаланучылар бу хезмәтләрне тагын да уңайлаштыруга тәкъдимнәре булган очракта аларны Контакт-үзәккә юлларга киңәш итә. Быел Контакт-үзәк халыктан 370 мең мөрәҗәгать кабул иткән. Аларның 170 меңе – Халык контроле, Халык инспекторы системалары һәм “Мәктәп Экологик патруле” бәйгесе аркылы. “Татарстан 2015 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә халыкка электрон хезмәтләр күрсәтүдә, Россия төбәкләре арасында, беренче урынга чыккан иде. Бездә бу күрсәткеч – 65,2 процентны тәшкил итте. Әйтик, исемлектә икенче булып килгән Мәскәүдә – 64,2 процент, Калининградта – 58,4 процент. Россия Президенты үзенең “май указлары"нда 2018 елда илдә әлеге күрсәткечне 70 процентка җиткерү бурычы куйган иде. Татарстанда ул 70 проценттан да аз булмасын өчен тырышабыз. 2016 ел буенча нәтиҗәләр 2017 ел башында билгеле булачак”, – диде Роман Шәйхетдинов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев