Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Дәүләт архивында Ш.Мәрҗанинең үз кулы белән язылган метрика кенәгәсе саклана (ФОТО)

Галим, тарихчы, дин реформаторы Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы, гаиләсе белән кызыксынучылар арткан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Дәүләт архивының күргәзмәләр бүлеге мөдире Ленар Нәгыймов хәбәр итте. Татарстан Дәүләт архивында (Декабристлар урамы 4 йортта) журналистларны Ш.Мәрҗанигә кагылышы булган борынгы материаллар белән таныштырдылар. Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан архив хезмәткәрләре, дин галименең мирасын барлап чыккан. В Госархиве представлены материалы в честь 200-летия со дня рождения Марджани “Ш.Мәрҗани 17 яшендә мәдрәсәдә укыта башлаган, - ди Ленар Нәгыймов. - Архив материалларын барлаганда, дин галиме, фәлсәфәченең киң кырлы шәхес булуына тагын бер кат инандык. Ул фарсы телен яхшы белгән. 1838 елда Бохара, Сәмәркандта белемен чарлаган. 1848 елда Мәрҗани Казанга кайта. Аны 1850 елда Казанның Җәмигъ мәчетенә имам итеп билгелиләр. Менә болар хакында безнең архивта документлар саклана. Иң кыйммәтлесе мөгаен Ш.Мәрҗанинең үз кулы белән дә алып барылган метрика кенәгәсе. Биредә Мәрҗанинең үзе хакында да мәгълүмат бар”. Татарстан Архивы фондларында Ш.Мәрҗанинең гаиләсе турында да тарихи документлар бар. Балалары да Мәрҗанинең дин юнәлешендәге эшчәнлеген дәвам иткән. В Госархиве представлены материалы в честь 200-летия со дня рождения Марджани Архивта сакланучы тарихи кыйммәткә ия документларның кайберләре 16 гыйнварда Татарстан Милли музеенда ачылачак күргәзмәдә дә тәкъдим ителәчәк. 1863-1903 елларда тутырылган метрикә кенәгәсенең цифрлы форматына күчерелгән варианты һәм Мәрҗанинең Казан мәчетенә имам булып билгеләнүе, Казан Татар укытучылар мәктәбендә дин сабаклары укытуы турындагы белешмәләре экспозицияне тулыландырып торачак. Белешмә: 1876 елның 13 сентябрендә Казанда сигезьеллык Татар укытучылар мәктәбе ачылган була. Әлеге мәктәп татар мәктәпләре өчен мөгаллимнәр әзерләргән. Мәктәптә уку 4 ел тәшкил иткән. Мәктәпкә 15 яшькә җиткән егетләр алынган. Укучылар хәрби хезмәттән азат ителгән. Уку-укытуга абруйлы мөгаллимнәр җәлеп ителә. Күпчелек укытучылар урыслар була. Татарлардан мәктәптә табигать белемен һәм урыс телен Ибраһим Терегулов белән Каюм Насыйри, дини гыйлемнәрне Шиһабетдин Мәрҗани, аннары Таиб Яхин, рәсем һәм каллиграфияне Шакирҗан Таһиров укытканы мәгълүм. В Госархиве представлены материалы в честь 200-летия со дня рождения Марджани 1876-1917 елларда эшләү дәверендә әлеге мәктәпнең көндезге бүлеген 396 кеше тәмамлаган. Беренче чыгарылыш 1880 елда була, ул елны мәктәпне 5 кеше тәмамлый. Монда төрле елларда укыган шәхесләрдән язучы һәм сәясәтче Гаяз Исхакый, сәясәтче, II һәм III дәүләт думалары депутаты Садри Максуди, революционер Хөсәен Ямашев, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй, татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, галимнәр Мөхетдин Корбангалиев, Гыйлем Камай, Гыйбад Алпаров, дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиевләрне атарга мөмкин. Ленар Нәгыймов билгеләп узганча, соңгы елларда архивка Ш.Мәрҗанинең тормышын, гаиләсе турында мәгълүматлар сорап мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Киң кырлы шәхеснең юбилее уңаеннан архив киләчәктә дә чаралар оештыруны планлаштыра, әлеге юнәлештә архивистлар эшләрен дәвам итә. Белешмә: Галим, тарихчы, этнограф, дин реформаторы Ш.Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында мулла гаиләсендә туган.Ташкичү авылында әтисе Баһаветдин мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Мәрҗани 1838 елны Урта Азиягә китеп, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә унбер ел укый. Туган ягына кайткан чагында (1850) берничә дөя йөге китап алып кайта. Ул гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә һәм яза, рус телен дә яхшы үзләштергән. 1880 елны Истанбул, Гарәбстан, Мисырда сәфәрдә булган. Андагы галимнәр белән танышкан, китапханәләрендә гыйльми эзләнүләр алып барган. Аның төрки халыкларның тарихына бәйле хезмәтләре дөнья күргәч, ул Казан дәүләт университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп алынган, анда гыйльми темаларга чыгышлар ясаганлыгы мәгълүм. Петербург һәм Мәскәүдәге рус ориенталистлары да, Лондон университеты галимнәре дә аның белән элемтәгә керә торган булган. Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр язган. Әсәрләрендә ул схоластикага, дини торгынлыкка каршы көрәш алып барган. Ш.Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә Казанда вафат була.
Мөршидә Кыямова, Татар информ
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев