Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан дәүләт архивы нәсел шәҗәрәсен төзү буенча хезмәт күрсәтә башлады" - Ирада Әюпова (ВИДЕО)

2018 ел уртасында метрика кенәгәләрен цифрлаштырылу төгәлләнәчәк. Бу хакта кичә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова белдерде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының 2017 елгы эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуы оештырылды. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәисе Ирада Әюпова узып баручы елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2018 елда башкарылачак эш-гамәлләрен барлады. Журналистларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Пресс-конференция "Подведение итогов деятельности Национального архива РТ" 2017 ел архив биналарының тулысынча төзекләндерү эшләре алып барылуы белән тарихка кереп калачак. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларында зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды. Ирада Әюпова белдергәнчә, Декабристлар урамында 4 нче йортта урнашкан архив бинасын төзекләндерү өчен 99 млн сумнан артык акча бүленеп бирелгән. Хәзерге вакытта бинада ремонт эшләре төгәлләнгән. Ә 8 март һәм Себер тракты урамнарындагы архив бинасында исә төзекләндерү эшләре дәвам итә. 2018 елның мартында биналар яңартылган вариантта халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак. https://www.youtube.com/watch?v=1NzSyGiyCeY “Татарстан дәүләт архивы теге яки бу кешеләрнең нәсел шәҗәрәсен төзү буенча хезмәт күрсәтә башлады, - ди Ирада Әюпова. – Элегрәк без белешмә генә бирә идек, ләкин ул белешмәне теләсә кем укый алмый, чөнки гади кеше өчен ул бик үк аңлашылып бетми. Без быел структур бүлек оештырдык, нәсел шәҗәрәсе үзәген безнең иң яшь директор урынбасары Илдар Шәфыйков җитәкли. Нәсел шәҗәрәсе үзәге комплекслы эзләнүләр уздыра, ягъни төгәл фактлар белән эшли. 18 гасырга кадәр булган фактларны барлау бездә 20 мең сум тирәсе тора. Шулай ук монда бизәкләү, анализ ясау, кайсы нәселгә барып тоташканны күрсәтү хезмәте дә керә. Сүз дә үк, хәзер аерым кешеләр арасында заказга шәҗәрә эшләүчеләр бар, ләкин аларның дөрес фактларга таянып эш итүләре өчен без җавап бирә алмыйбыз”. Ирада Әюпова киләчәктә метрика кенәгәләре һ.б. тарихи чыганаклар буенча аерым бер авылның тулы шәҗәрәсен төзеп карарга исәп тотуларын белдерде. Шулай ук, Башкортстан тәҗрибәсен ассызыклап узды. Анда нәсел агачын тикшерү буенча бик күп җыентыклар эшләнелгән. Әлеге белешмәлекләрдәге киңәшләр һәр кешегә үз нәсел тарихын ачыкларга ярдәм итә.
Мөршидә Кыямова, Татар информ
фото: Султан Исхаков
видео: tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев