Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан дәүләт архивы "Бүләк итү көннәре" үткәрә

Бүген, 19 декабрьдә, Татарстан дәүләт архивы һәм республиканың дәүләт архив комитеты “Бүләк итү көне” оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан дәүләт архивының матбугат хезмәтеннән Ленар Нагыймов хәбәр итте. Бу көнне Татарстан халкын гаиләсендә сакланган фото, хат һәм документларны архивка бүләк итәргә чакыралар. Архивка тапшырылган экспонатлардан күргәзмә дә оештырыла. “Бүләк итү көннәре” кысаларында узган “Минем гаиләмдәге иң борынгы басма” конкурсына да йомгак ясалачак. Әлеге конкурста Татарстанның 23 районы һәм шәһәреннән катнаштылар. Барлыгы 80 гариза кабул ителгән, иң өлкән конкурсантка - 80, ә иң яшенә 6 яшь. “Бүләк итү көне” һәм акциядә катнашкан “Минем гаиләмдәге иң борынгы басма” конкурсының җиңүчеләре 19 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Казанның Ново-Песочная урамы, 44 йортта урнашкан Татарстан республикасының архив эшчәнлеге комитетында бүләкләнәчәк.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев