Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Дәүләт архивы 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы 100 еллык юбилеен быел 21 ноябрьдә билгеләп үтәчәк. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов катнашында узачак. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
  • “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында архив эшен үстерү өчен грант ярдәмен алу һәм “Минем шәҗәрә” конкурслары турында сөйләштеләр.
“Быел, белгәнегезчә, Татарстан Республикасының архив хезмәте 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Россия Федерациясенең архив хезмәте инде бу елның май аенда ук бәйрәм иткән булса, безнең чара исә 21 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов катнашында узачак”, - диде Гөлнара Габдрахманова.
Динә Йосыпова, Татар-информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев