Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан депутатлары сугыш чоры балаларына акчалата ярдәм итү тәкъдиме белән чыкты

Татарстан парламенты депутатлары РФ Дәүләт Думасына “Сугыш чоры балалары турында”гы федераль закон проектын кертергә ниятли. Әлеге карар бүген парламентның XIX утырышында кабул ителде. Закон проектын КПРФ сәяси партиясе вәкиле Артем Прокофьев тәкъдим итте. Закон проекты Дәүләт Советының социаль сәясәт комитетында 2 тапкыр каралган. “Әлеге закон проекты, сугыш чоры балалары статусын һәм аларга социаль ярдәм күрсәтүне федераль дәрәҗәдә билгеләү максатыннан эшләнде. Аларның күбесе Бөек Ватан сугышы чорында олылар белән бергә заводларда һәм фабрикаларда, колхозларда фашизмга каршы көрәшкә үзеннән өлеш керткән. Хәзер алар олы яшьтә һәм сәламәтлекләре начар булганга яки ялгыз яшәгәнгә өстәмә ярдәмкә мохтаҗ”, - диде депутат. Артем Прокофьев сүзләренчә, әлеге чор балаларына инвалидлык буенча яки тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны булган өчен социаль ярдәм күрсәтелә. Тик аларның күбесе, социаль яктан якланмаган булып кала бирә, дип билгеләп үтте депутат. 12 млн сугыш чоры балаларының 3,3 млн-ы бернинди дә социаль ярдәм алмый. Татарстанда сугыш чоры баласы статусына ия булырдай 375 мең кеше исәпләнә. Россиянең кабер субъектларында “Сугыш чоры баласы” статусына ия кешеләр ачыкланган һәм аларга социаль ярдәм күрсәтү каралган. Әмма төбәкләрдә мондый төр гражданнарга күрсәтелә торган ярдәм күләме аерыла, чөнки төбәкләрнең финанс мөмкинлеге төрле. Дәүләт Думасына тәкъдим ителә торган закон инициативасы исә элеккеге СССР территориясендә яшәгән балаларга сугыш чоры балалары статусын бирүне күздә тота. Мондый статуска Бөек Ватан сугышы тәмамланганда 18 яше тулмаган кешеләр ия булырга мөмкин. Закон инициативасында социаль ярдәмне Федераль үзәктән күрсәтелергә тиеш, диелгән. Аның нигезендә, сугыш чоры балалары айлык түләү, дәүләт системасына караган медицина оешмаларында ел саен диспансеризация узу, социаль ярдәм күрсәтә торган оешмаларда беренчеләрдән булып кабул ителү, 1941-1945 елларда әтисе яки әнисе һәлак булып җирләнгән яки хәбәрсез югалган урынга елга бер тапкыр барып кайтуга юл чыгымнарын каплауны күздә тотыла. “Сугыш чоры балалары турындагы”гы федераль закон проектын 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү тәкъдим ителә. Ул кабул ителгән очракта, сугыш чоры балаларына түләү өчен елга якынча 80 млрд сум акча таләп ителәчәк. Әлеге статусны алуның төп шартларының берсе — Россия гражданы булу. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге закон инициативасын хуплады. “Бу закон проектын эшләп бетеререргә кирәк, дип без һәрвакыт әйтә килдек. Ул федераль дәрәҗәдә булырга тиеш. Законның исеме дә борчыды. Россия субъектларындагы әлеге кешеләр катламы, тәэмин итү ягыннан, якынча бер төрле булырга тиеш. Кешеләр бит бер үк төрле шартларда яшәгән”,- диде ул. Закон проектын Федераль үзәккә җибәрергә дигән карар кабул ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев