Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан депутатлары хокукый мәсьәләләр буенча комиссия төзү хакында мөрәҗәгать әзерләгән

Мөрәҗәгать Россия Президенты Владимир Путинга юлланачак. Татарстан депутатлары хокукый мәсьәләләр буенча комиссия төзү хакында мөрәҗәгать әзерләгән Казанда Татарстан Дәүләт Советының V чакырылышының 30нчы утырышы уза. Көн тәртибенә РФ Президентына юллау өчен Россия һәм Татарстанның дәүләт идарәсе органнары арасындагы вәкаләтләрне билгеләү вариантларын карау буенча комиссия булдыру турындагы мөрәҗәгать кабул итү мәсьәләсе дә кертелгән. "Россия һәм Татарстанның дәүләт идарәсе органнары арасындагы вәкаләтләрне билгеләү буенча килешүнең вакыты чыга. Бу килешүнең әһәмияте бик зур. Килешү буенча безнең республика алга таба зур адым ясады. Килешү нигезендә тулаем федератив мөнәсәбәтләр ныгыды. Көчле регионнарсыз көчле Россия була алмый, безнең республикада үткәрелгән сәясәт шушы юнәлештә бара", - диде депутат Николай Рыбушкин. Аның сүзләренчә, килешүнең вакыты чыгуның берничә хокукый нәтиҗәсе булырга мөмкин. "Килешүнең вакыты чыгуга, Татарстанның һәм Россиянең берничә закон чыгару актына үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Безгә Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертергә туры киләчәк", - дип аңлатты депутат. Рыбушкин фикеренчә, федератив мөнәсәбәтләрнең хокукый формасы булырга тиеш. "Шуңа да без Россия Президентына мөрәҗәгать кабул иттек", - дип белдерде ул. МөрәҗәгатьнеТР Дәүләт Советының 26 депутаты имзалады.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев