Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан делегациясе Төркия Республикасына 2 көнлек сәфәргә китте

13-14 октябрьдә Истанбулда дөньяның эре инвестицион конференцияләрнең берсе – “WAIPA World Investment Conference-2016” үткәрелә. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

“WAIPA World Investment Conference” 130 илнең 173 инвестицион агентлыгын берләштергән Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясенең (World Association of Investment Promotion Agencies - WAIPA) төп чараларының берсе исәпләнә. Әлеге ассоциация аша җәлеп ителә торган инвестицияләр елына 1,5 трлн АКШ долларына кадәр күләмдә була. Россия инвестицион агентлыгы 2014 елдан бирле WAIPAның тулы хокуклы әгъзасы булып тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев