Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан делегациясе Калифорниядәге Google кампусында экскурсиядә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШта Калифорниянең Кремний үзәнендәге Google компаниясе кампусында Googleplex җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан лидерын анда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов, “Югары технологияләр өлкәсендәге “IT-парк” технопаркы” дәүләт учреждениесе җитәкчесе Антон Грачев һәм башкалар озата барды.

Татарстан делегациясе өчен Google кампусы буйлап экскурсия үткәрелде. Әлеге Google компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр подразделениесе башлыгы Чарина Чой (Charina Choi) компаниянең югары технологияләр, машиналарны өйрәтү һәм ясалма интеллект өлкәләрендәге эшләнмәләре турында сөйләде. Кече бизнес белән эшләү буенча төбәкләр өчен әзер чишелешләрне компаниянең интернет-икътисад глобаль юнәлеше һәм кече бизнес белән эшләү җитәкчесе Том Ли (Tom Lue) презентацияләде. Аерым алганда, ул “Бизнес-класс” мәгариф проектының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Ул Татарстанда Google Россия компаниясе һәм Саклык банкы тарафыннан ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Рөстәм Миңнеханов Кремний үзәне инженерлары пилотсыз автомобиль проектын кайсы вакытка эшләп бетерүләре белән кызыксынды. Технологик компания вәкилләре җавап итеп, андый автомобиль алдагы 3-5 елда презентацияләнәчәген белдерде.

ТР Президенты сүзләренчә, хәзер республикада пилотсыз “КАМАЗ” автомобиле буенча эшкәртмәләр әзерләнә, андый төр транспортны 2030 елда эшләп чыгару күздә тотыла. “Барысы да барып чыгар дип ышанам, сезнең нәтиҗәләрне көтәбез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Google компаниясенең дөньяның 40 илендә 70тән артык офисы һәм Кремний үзәнендә Маунтин-Вьюда Googleplex буларак танылган штаб-фатиры булуын искәртик. Хезмәткәрләр өчен биредә креатив хезмәти киңлек булдырылган, анда, эш урыннарыннан тыш, кафе, кабымлыклары һәм эчемлекләре булган бәләкәй аш бүлмәләре бар. Google офисларында өстәл футболы, теннис, бильярд, волейбол, пинг-понг уйнау урыннары җиһазландырылган, хәтта видеоуеннар белән шөгыльләнеп һәм пианинода уйнап була.

2016 елның 15 маеннан Google Россия компаниясе һәм Саклык банкы ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән Россия өчен уникаль булган “Бизнес-класс” мәгариф проектын тормышка ашыра. Ул теләгән һәркемгә, тест язганнан соң, үз бизнесын булдыру һәм үстерү буенча бушлай онлайн-курслар узу мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта базада 7376 кеше теркәлгән. Татарстан Республикасыннан өйрәнүнең беренче модулен 1873 кеше узган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев