Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан делегациясе бүген республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Казахстан башкаласы Астанага юл ала

Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

Татарстан делегациясе Россия белән Казахстанның XIII төбәкара хезмәттәшлек форумында катнаша. Әлеге дәүләт башкаласының Бәйсезлек сараенда уздырылачак форумның панель сессияләренә чыгарылачак төп темалар: “Бизнес ихтыяҗларын нәтиҗәле тәэмин итү контекстында Россия һәм Казахстанның транспорт-логистика комплексы үстеше”, “Россия һәм Казахстан арасында туризм үсешенең яңа мөмкинлекләре” , “Чимал булмаган продукция экспортына һәм кооперацион проектларга ярдәм механизмнары”.

Форум кысаларында шулай ук Россия-Казахстан эшлекле советының “Сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү. Каршылыклар һәм аларны юк итү юллары” темасына киңәйтелгән утырышы була, бизнес өчен бизнес форматында элемтәләр биржасы оештырыла.

Әлеге форум эшендә Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы Президентлары Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаевның катнашуы көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев