Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан делегациясе Америка-Россия Эшлекле советының еллык утырышында катнашачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе эш буенча АКШка барырга җыена. Алар 9 ноябрьдә сәфәр чыгырга тиеш. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

“Татар-информ” агентлыгына билгеле булганча, ерак сәфәр программасына АКШның Сиэтл һәм Сан-Франциско портларында булу каралган.

Сан-Францискода 10-12 ноябрьдә Америка-Россия Эшлекле советының еллык утырышы була. “Инновацияләр һәм Россия базары үсешен яңадан башлау” темасы буенча сөйләшүдән тыш, АКШта хакимият алышыну һәм ике яклы сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре контекстында Россия-Америка мөнәсәбәтләренең хәзерге хәле һәм үсеш перспективалары турында сүз алып барылачак.

Утырыш уздыру өчен “St. Regis Hotel San Francisco” отеле билгеләнгән. Бу хакта Америка-Россия Эшлекле советы сайтында мәгълүмат бар, шунда ук беренчел программа да бирелгән. Анда каралганча, утырыш кысаларында 11 ноябрьдә (җомга көнне) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төп доклад белән чыгыш ясар дип көтелә, темасы: “Россиядә икътисад үсеш катализаторы буларак инновацияләр”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев