Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан делегатлары World Skills Hi-Tech чемпионатына тәҗрибә тупларга китте

Татарстан делегатлары Екатеринбурка - Урал башкаласында 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр үтәчәк World Skills Hi-Tech чемпионатына тәҗрибә тупларга китте. Һөнәри осталык чемпионатының абруйлы кунаклары РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов һәм РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Һөнәри осталык чемпионатында республиканы “ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге" оешмасы башкарма директоры Татьяна Камалетдинова, IT өлкәсендә Төбәкара компетенция үзәге директоры Юрий Багров һәм Төбәкара компетенция үзәгенең күнекмәләр полигоны җитәкчесе Тимур Хәкимов тәкъдим итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев